Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

9 нчы май иртәсе Зур Тигәнәле авылында ике әһәмиятле чара белән башланып китте

9 нчы Май... Җиңү көне...Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, мөгаен. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.

9 Май көнне кояш та нурларын мулрак сипте, көне дә гадәттәгедән яктырак, нурлырак, җылырак иде. Ни дисәң дә, 9 Май гади генә бәйрәм түгел шул, туган ил азатлыгы өчен башын салган батыр якташларны искә алу, әле дә сафта булган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын хөрмәтләү көне. 9 нчы май иртәсе Зур Тигәнәле авылында ике әһәмиятле чара белән башланып китте. Беренчесе - Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булса, икенчесе - яңартып төзүдән соң Салих Баттал исемендәге Туган якны өйрәнү музеен ачу. Җиңү мәйданында патриотик һәм сугыш темасын чагылдырган җырлар агылды. Мәйдан бәйрәм үткәрү өчен барлык реквизитлар белән бизәлгән. Ветераннарга утырып тору өчен урындыклар әзерләнгән.

Бәйрәмне яу кырында ятып калганнарның рухына дога кылып, авылыбыз мулласы Равил Хөсниев ачып җибәрде. Чарада авыл җирлеге башлыгы, район җитәкчеләре, сугыш чоры балалары, кайткан кунаклар, укытучылар, мәктәп укучылары hәм башкалар катнашты. Мөхтәрәм өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Рашат Зарипов тәбрикләде.

- 9 Май - дүрт ел буена сугыш газапларын кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм - сагышлы да, моңсу да. Ул 9 Майның бөек хәтер көне булуын ассызыклады, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы аяусыз көрәшкән солдатларга, барлык авырлыкларны, кайгыларны күтәргән тыл ветераннарына бүгенге имин, тыныч тормышыбыз өчен ихлас һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук сүз районнан килгән кунак Рәфкат Мифтаховка, авылдашыбыз Ралиф Зариповка, Җәүдәт Әхмәтҗановка бирелде. Алар да Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән котладылар. Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмавын, дөньялар имин, тыныч, бәрәкәтле булуын теләделәр. Рәфкат Җәүдәт улы музейга район хакимияте исеменнән бүләк тапшырды. Җәүдәт Әхмәтҗанов сөйләгән "Без - сугыш чоры балалары" шигыре бөтен кешенең күңелен тетрәндерде. Хәтта күзләргә яшьләр килде.

Бәйрәмне 5-6 нчы сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән сценарий дәвам итте. Аларның чыгышлары бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Укучылар үзләренең бабаларының портретларын тотып, аларның рухларына җан өргән кебек булдылар. 1 нче Алексеевск урта мәктәбендә укучы Зәринә Хәлилованың җыры йөрәкләргә үтеп керде.

Митингны дәвам итеп, сугыш кырларында ятып калганнар, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар, инде олы яшькә җитеп, гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлак тынлык игълан ителде, авыл халкы сугышта һәлак булганнар истәлегенә венок һәм чәчәкләр куйдылар.

Митингның азагында Рашат абый музейга реэкспозиция үткәрүдә ярдәм күрсәткән Ралиф Зариповка, Марат Вәлиевка, район хакимиятенә, һәйкәлнең тирә-юнен чәчәкләр белән бизәүдә Казан шәһәренең яшелләндерү тресты җитәкчесе Роза Җаббаровага бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәт әтте. Бөтен кешене музей бинасының эчке өлеше белән танышырга чакырды.

Музей директоры Лилия Зарипова сөйләгәнчә, музейда бу эш дүрт ай дәвам иткән.

"Музейны яңартып төзүдә экспозиционерлар Алсу Хәйруллина җитәкчелегендәге Казанның югары дәрәҗәдәге музей хезмәткәрләре һәм берничә төзелеш бригадасы катнашты", - ди ул. - Музей тарихи истәлекләр генә түгел, ә патриотик тәрбия бирү урыны да. Үткәнен белгәннең генә киләчәге бар, диләр бит. 50-100 елдан соң килер буыннарга безнең бүгенге тормышыбыз да кызыклы булачак. Бу музей кунакларның яратып килә торган урыны булсын иде, - дигән теләктә калды Лилия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев