Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

9 ноябрьдә үзенең 60 яшьлек юбилеен Алексеевск районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гөлкәй Әхмәтова билгеләп үтәчәк

1997 елның декабрендә ул районыбыз Пенсия фондының баш вәкиле булып билгеләнә. 2001 елда Пенсия фонды районыбызның социаль тәэмин итү бүлеге белән берләшә.

Һәм инде 20 елдан артык Гөлкәй Хәйретдин кызы әлеге оешманы җитәкли. Юбилее уңаеннан аны элеккеге һәм хәзерге хезмәттәшләре тәбрик итә.

Краюшкина Елена Петровна (баш белгеч-эксперт):

«Хөрмәтле, Гөлкәй Хәйретдин кызы! Без күп еллар сезнең белән бергә эшләдек һәм шушы еллар дәверендә мин сезнең ярдәмегезгә һәм «ныклы җилкә»гезгә таяндым. Авыр тормыш ситуацияләрендә сез һәрвакыт миңа акыллы киңәшләрегезне бирдегез. Өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәт итәргә, башка кешеләрнең проблемаларына игътибар белән карарга, аларга ярдәм итәргә өндәдегез. Кечкенә генә коллективыбызны сез яратасыз һәм кадерлисез, ә коллективыбыз, үз чиратында, сезне хөрмәт итә һәм бик ярата. Сезнең нык, тату гаиләгез, яратучы ирегез, искиткеч балаларыгыз һәм оныкларыгыз бар. Сез коллективыгыз турында борчыласыз, безгә һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып торасыз.

Юбилеегыз уңаеннан, сезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет телим, йортыгызда тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен».

Уфимцева Наталья Николаевна (җитәкче урынбасары):

«Мин Гөлкәй Хәйретдин кызы Әхмәтова җитәкчелегендә 24 ел эшлим. Һәм мин җитәкчебез турында – ул социаль һәм профессиональ яктан актив, җаваплы һәм зирәк ханым дип әйтә алам. Шундый җитәкче белән эшләргә бик рәхәт, көн саен эшкә туган йортыңа кебек ашкынып киләсең.

Җылылык мохите тудырганыгыз өчен рәхмәт сезгә - бу безгә яхшырак эшләргә һәм билгеләнгән нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, бар эшләрегездә уңышлар телим».

Липлянина Светлана Михайловна (пенсионер, Пенсия фондында баш хисапчы булып эшләгән):

«Мин 2000 елдан башлап 2019 елның 1 мартына кадәр Пенсия фондында баш хисапчы булып эшләдем.

Юбилеегыз уңаеннан уртак эшебез өчен ихлас рәхмәт белдерү аеруча күңелле. Безгә төрле авырлыкларны, шатлыкларны, югалтуларны һәм казанышларны да бергә кичерергә туры килде. Авыр чакларда сез безнең өчен кирәкле сүзләр таптыгыз, акыллы киңәшләрегезне бирдегез, ярдәм иттегез.

Сәламәтлегегез нык булсын, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, кайгы-хәсрәтләр читләп узсын, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәргә язсын. Һәрвакытта да шундый изге күңелле кеше булып калыгыз».

Фәттахова Әнисә Нуретдин кызы (пенсионер, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары булып эшләгән):

«Гөлкәй Хәйретдин кызы һәрвакыт кешеләр белән аралашырга, аларның зарларын тыңларга, аларга тиешле ярдәм күрсәтергә тырыша. Ул шатлыкта да, кайгыда да читтә калмыйча, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган ышанычлы дус. Ул үз эшен яхшы белүче, коллективны оештыра һәм берләштерә алучы җаваплы җитәкче.

Гөлкәй Хәйретдин кызы һәрвакыт безнең өчен тотрыклылык һәм максатчанлык, принципиальлек һәм профессиональлек символы булып тора. Шулай ук Гөлкәй Хәйретдин кызы ире өчен яраткан тормыш иптәше, балалары һәм оныклары өчен искиткеч әни һәм дәү әни. Ире Илгизәр Мортаза улы белән алар искиткеч балалар үстергәннәр, хәзерге вакытта оныкларын тәрбияләүдә бик теләп катнашалар.

Хөрмәтле, Гөлкәй Хәйретдин кызы! Сезне олы бәйрәмегез – 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм! Җаваплы эшегездә уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын».

Горелова Валентина Александровна («Пенсионерлар берлеге»нең район бүлекчәсе рәисе):

«Мин «Пенсионерлар берлеге»н 7 елдан артык җитәклим һәм аның сизгер җитәкчелегендәге коллективка үзара аңлашу һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәтлемен. Чын күңелдән аңа нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X