Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

"Ак калфак" фольклор төркеме Азнакай районына барып кайтты

"Чатыр тау итәгендә"Урта Тигәнәле авылының "Ак калфак" фольклор төркеме әгъзасы Равия САФИНА безгә Азнакай районына "Чатыр тау җыенына" барып кайткач туган фикерләрен язган.

- Азнакай төбәгендәге риваятьләрдә сөйләнә, җырларында җырлана торган Чатыр тау калкулыгы республикада табигатьнең иң биек урыны, ә Азнакайның визит карточкасы. Ә бит моннан берничә ел элек Чатыр тау күпләр өчен, Татарстанның иң биек урыны гына булып торган, таумы - тау, янәсе. Әлбәттә, азнакайлылар аны изгеләштергән.

Тарихчылар, шагыйрьләр Чатыр тауны татар тарихы белән бәйләп, төрле риваятьләргә төреп тагын да биеклеккә һәм бөеклеккә күтәргәннәр. Урта Тигәнәле авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Ак калфак" фольклор төркеменә шушында катнашырга юллама алынгач без барыбызда бик шатландык.

11 август көнне иртәнге сәгать 4 тә без инде юлга кузгалдык. Иртәнге 8 дә без инде Азнакайның мәдәният йортында идек. Безне бик җылы каршы алдылар. Барлык районнардан да катнашучылар җыелып беткәч, безне данлыклы Чатыр тауга алып киттеләр.

Бу якларның табигате искиткеч матур хатирәләр калдырды бездә. Быел җиденче мәртәбә үткәрелгән "төрки халыкларның халыкара фольклор фестивале" дип аталып, анда Татарстанның 26 районыннан, Башкортстанның ике районыннан фольклор ансамбльләре килгән иде.

Казан шәһәреннән "Сорнай" ансамбле, Азнакай төбәгендә эшләп, яшәп ятучы төрек, әрмән, үзбәк, казах дуслар бик матур чыгышлар күрсәттеләр. Әле алай гына да түгел, һәр милләт үзенең милли ризыгы белән килгән кунакларны сыйлап, чакырып торды. Фестивальне Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде.

- Бу халыкларны берләштерүче бәйрәм. Монда туган иң изге хисләр буыннан- буынга күчсен, яңгыраган җыр-моңнарыбыз озын гомерле булсын" - диеп әйтеп үтте ул. Елдан- ел зур колач алган әлеге фестивальгә озын гомер, якташларга, килгән кунакларга сау -сәламәт булып бай эчтәлекле чыгышлар көтеп калуын җиткерде башлык.

Бәйрәмгә чакырылган мәртәбәле кунак Дәүләт эшлеклесе Фәрит Мөхәммәтшин үз фикерләрен ирештерде, әлеге бәйрәм Азнакайларныкы гына түгел, Республика бәйрәменә әверелергә кирәклеген әйтте. Азнакайлыларга, килгән кунакларга эшләрендә иҗади уңышлар теләде.

Фольклор ансамбльләре чыгышы алдыннан "Чатыр батыр" дигән театральләштерелгән тамаша карадык. Халкыбыз тарихы белән бәйле төрле вакыйгаларга, риваятьләргә нигезләнгән иде ул. Киң эчтәлекле әлеге тамаша- риваять тарихны саклый, аны буыннан-буынга җиткерә бара.

Без "Ак калфак" фольклор төркеме "Су буенда" исемле бию белән чыгыш ясадык. Тамашаны олысы -кечесе яратып карады, алкышлады. Шушындый ерак юллар үтеп баргач, тау битенә күтәрелмичә кайта алмадык .

Татарстандагы иң биек саналган Чатыр тау 344 метр. Тау башына күтәрелгәч Азнакай районының дүрт-биш авылы һәм Башкортстанның берничә авылы ачык булып күренеп тора. Шушы тау башына менеп теләгән теләкләр дә кабул була диләр.

Бай табигатькә сокланып, саф татарча милли киемнәрдән безне каршы алып, озатып куйганнарына рәхмәтләр әйтеп, диплом, истәлекле бүләкләр алып без ерак юлга, кайтыр юлга кузгалдык. Әлеге бәйрәмдә катнашырга мөмкинчелек биргән өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

"Ак калфак" җитәкчесе Рәисә МИННИБАЕВА да үз фикерен җиткерде:
- Чатыр тау Азнакай шәһәреннән 7 км ераклыкта урнашкан.
Чатыр тауның көнбатыш итәкләрендә бакыр чыгарганнар, һәм аның юллары хәзергә хәтле сакланган, һәм бик күп шахта юллары ишелгән.

Уйдырмалар буенча Казанга барганда Чатыр тауда Емельян Пугачев үзенең гаскәре белән торган. Чатыр тауны парапланеристлар бик күп кулланалар. Аларның очканнарын без үзебез дә күреп, шушы гүзәллеккә сокланып, табигатьнең матурлыгына таң калдык.

Мондый җирләр үзебезнең Татарстанда булуга без горурлык хисләре туплап кайттык. Татарстан Республикасы буенча Чатыр тау 2005 елдан Табигатне саклау зонасы булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев