Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ак яулыклы, олы йөрәкле кеше

Гөлсирә Сәгыйрь кызы ХӘМИТШИНА табигатьнең бар дөньяны аклыкка күмеп, күбәләктәй кар яуган сихри илһамлы көчкә ия булган көннәрендә тормышка аваз сала.

Бәлки, менә шуңа да аның күңеле ак, калебе йомшак, изге, холкы сабыр, йөзе иманлы, матур, тавышы ягымлыдыр...

Гөлсирә ханымның үткән тормыш юлына күз салып үтик әле. Гомер юлы ничек узган соң аның? Йортында шатлык-куанычлар, әллә сагыш-хәсрәт еш булганмы? Зур Тигәнәледә туып үскән әлеге олы йөрәкле кешенең бөтен гомере авылы язмышы белән бәйле. Сәгыйрь абзый белән Хәернур апаның сөекле кызлары булып үсә. Озын кара толымлы, кечкенә генә гәүдәле, терекөмештәй тере, сөйкемле кыз булып Урта Тигәнәле урта мәктәбендә укып йөргәнен дә күпләр хәтерли әле. Аның шул озын толымнарына сокланып та, кызыгып та карый идек дип искә ала чордашлары.

18 яше тулуга зур гаиләгә килен булып төште: каенана-каената, каенигәч, каененеләр... Әмма алар, бервакытта да тавышка килмичә, олыларны хөрмәтләп, юл куеп гомер иттеләр. Өлкәнәйгәч тә алар “дәү апа” дип Гөлсирә апа өчен өзелеп торалар.

Шатлык-куанычлары - аның балалары. Ире Рәшит белән бер кыз, өч малайга гомер бирделәр, яратып үстерделәр, олы юлга озаттылар. Балалары үзләре кебек эш сөючән, тәрбияле булдылар, тормышта үз юлларын таптылар. Бүген ул 9 оныгы, 3 оныкчыгына сөенеп карый.

Бу еллар эчендә Гөлсирә ханым күп сынаулар үтте, зур югалтулар кичерде. Кайчагында кечкенә генә гәүдәсе, тар иңнәре ничек күтәрә алды икән шулкадәр авырлыкларны дигән уйлар килә күңелгә. Никадәр генә кыен булса да, ул тормыш авырлыкларына бирешмәде, авырлыклар алдында горур башын имәде. Ире вафатыннан соң тормыш арбасын берүзе җигелеп тартты. Бүген ул, барыбызга да үрнәк булып, матур гомер кичерә.

Гөлсирә Сәгыйрь кызы 17 ел авыл китапханәсендә эшләде. Эшен яратып башкарды: өлкәннәр хәзер дә алар куйган концерт-спектакльләрне сагынып искә алалар. Тирә-күрше авылларга гына түгел, күрше районнарга да чыгалар бит әле алар концертлар белән.

Белемгә омтылышы бик көчле була аның. Китапханәдәге укымаган китабы калмый, алай гына түгел: өч баласы булса да, куркып тормый – читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алып чыга. 30 ел туган авылы мәктәбендә балаларга Пушкин, Лермонтов, Толстой теленең нечкәлекләрен өйрәтә. Эшен яратып, күңел биреп башкара. Ул хезмәттәшләре, ата-аналар арасында авторитетлы укытучы булып танылды. Укучылар да, аның үзен яратып, фәнне тырышып үзләштерделәр. Еш кына, район олимпиадаларында җиңеп чыгып, республика дәрәҗәсенә чыктылар.

Хәзер Гөлсирә ханым лаеклы ялда. Тик шулай булуга карамастан, беркайчан да өйдә утырмый, гел халык арасында, авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ул бүген авылның күркәм кешесе - ак әби булып, кешеләр күңеленә иман нуры таратып яши. Музей бинасында теләге булган ханымнарга Коръән укырга өйрәтә. Аларга дин сабагы бирә, дини бәйрәмнәр оештыра. Дини мәҗлесләрдә Корьән аятьләре укый, вафат булган хатын-кызларны соңгы юлга озату йоласын да җиренә җиткереп башкара.

Гөлсирә Сәгыйрь кызы Зур Тигәнәле җирле үзидарәсенең ветераннар советы рәисе. Бу юнәлештә дә зур эш алып бара: ветераннарны юбилей даталары белән котлау дисеңме, Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрләрендәге музейларга экскурсияләр оештыруны әйтәсеңме. Ул гына да түгел: Галиәскәр Камал исемендәге Казан Дәүләт академия һәм Кәрим Тинчурин Драма һәм комедия театрларында Тигәнәле хатыннарын күптән таныйлар инде. Бер генә премьераны да калдырмыйбыз бит хәзер! Филармония, Пирамидада да булдык, Курчак театрына бармадык бит әле, Гөлсирә апа дип шаяртабыз кайчак. Автобусын да сөйләшә, билетларын да юнәтә ул. Барганда- кайтканда чын күңелдән сөйләшү бары тик яхшы эшләргә генә рухландыра, әлбәттә. Шундый изгелекләрегез өчен зур ихтирам белән баш иябез Сезнең алда, Гөлсирә апа!

Бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килүче “Хыял” фольклор төркеме эшен дә ул башлап җибәрде. Әлеге ансамбль республика күләмендә оештырылган фестивальләрдә актив катнаша, диплом - Мактау кәгазьләре дә байтак инде. Гөлсирә ханым үзенең моңлы-аһәңле тавышы белән мөнәҗәтләр әйтә. Кайвакыт гаҗәпләнеп тә куясың: бөтерчек кебек җыйнак кына гәүдәле Гөлсирә ничек барысына да өлгерә икән?!

Менә бүген аңа 75 яшь тула, гомер сәгате 75 не суга. Әйе, еллар үзенекен итә: чәчләргә - бәс, йөзгә - җыерчыклар сипкәләп, маңгайга буразналар сызгалап, шатлык-сагышларын аралаштырып, уза да уза икән... Бүген Гөлсирә апа олы яшьтәге каенигәче Сәрия апа, оныгы Илдар белән яши. Бервакытта да зарланмый, Ходай биргәненә сөенеп яши.

Кадерлебез! Олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның уңышларына сөенеп, якыннарыңның, дусларыңның җылысын тоеп, безнең арада озын-озак шатлыклы гомер кичерүеңне телибез. Кылган игелекләрең үзеңә меңе белән кире кайтсын!

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа картлыкта!

 

Иң изге теләкләр белән барлык хезмәттәшләрең исеменнән Минҗиһан Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев