Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Актив катнаштылар

Колледж студентлары Алена Аброськина, Анна Куликова, Юрий Истомин һәм Гулинуха Джумабаева сентябрьнең беренче яртысында Казан шәһәренең "Регина" сәламәтләндерү комплексы территориясендә узган Татарстан иреклеләренең "Ирекле затлар" X юбилей форумында актив катнаштылар.

Алексеевск активистлары форумда өч көн булдылар. Анна Куликова һәм Алена Аброськина сөйләвенчә, алар шул вакыт эчендә әйләнә-тирәне саклау һәм аны ничек уңайлы итү турында лекцияләр тыңларга, тренинглар үтәргә, белемне арттыручы уеннарда катнашырга, шулай ук танышырга һәм бер-берсе турында күбрәк белергә дә өлгергеннәр.

Аралашу безгә бик күп уңай кәеф бүләк итте, ди кызлар. Форумда алган яхшы кәефне хәзер алар "Көзге игелек атнасы" республика акциясендә бик теләп файланачаклар. Мәсәлән, активистлар Ксения Борюшкинаны дәвалауга хәйрия чарасы оештырырга һәм районның өлкән кешеләренә уңыш җыеп алуда ярдәм итәргә планлаштыралар.

Сүз уңаеннан, әлеге хәйрия акциясенә теләге булган бөтен кеше дә чакырыла. Өстәмә мәгълүматны 2-42-30 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев