Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алар һаман якыннарын көтә

Редакциягә Зур Тигәнәле урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Рифат Хәйбуллин хат җибәргән. Ул үзенең дәү әтисе Хәйбуллин Рәшит Хәйдәр улы турында язган. Аның эчтәлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, сезнең югалту ачысы бик ачы, яраларыгыз һаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле. Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә сезнең үз башыгыздан үткән хатирә бит ул.

Тәпигә басарга тырышып,

Алар монда камылга ябышкан.

Буыннар ныклыгы, тазалык -

Учларына уылган арыштан...

Дәү әтием, тыл ветераны Хәйбуллин Рәшит Хәйдәр улына язган Ачык хатымда бар булган уйларым да, әйтеләсе сүзләрем дә. Сугыш беткәнгә дә 70 ел узып бара, әмма аның дәһшәте - көл булган шәһәр-авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы - әтисезләр йөзендә. Сезнең буын сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән буын бит ул. Сез утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык сез... Сынаган да соң сезне бу дөнья! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырмаган, шөкер бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья! Ә бит сындырырдай итеп сынаган... Һәр өченче малай һәм кыз баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны - ач калган һәм дә ятим балаларның ул чактагы хәлен, халәтен аңлавы кыен. Сугыштан соң да аталы балалар ата-ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, син бит, дәү әтием, сыңар канат астында "әти" дип әйтергә тилмергәнсең. Япь-яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне - гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Әниең Кәшифә дә газиз ирен сагынып, гомер буе көтеп яшәгән. Шул хисләрне сезгә - балаларына да күчергән ул. Сугыш чоры әниләре һәм сугыш чоры балалары - алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар һаман көтеп яши...

Йөзеңә карап, "картайгансың" диюемне гафу ит, дәү әтием. Әйе, картайдың инде. Ап-ак чәчләрең... Бит-кулларыңны каплап алган җыерчыклар - авыр кайгы сурәте. Күзләрең күпме яшь түккәнен карашларың әйтеп тора ... моңсу. Кайгы хәбәре алу көненнән башлап күзләреңнән яшь кипми. Йөрәгеңнән әрнү тынып тормый. Кайгылы хәбәр алгач та ышанмыйча, озак еллар көткәнсез бит. Бүген дә әле "кайтыр" дигән өметеңне сүндерми яшисеңдер.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын исән-сау каршы алырга язсын, дәү әтием, дәү әнием Халидә белән озын-озак гомер итегез.

Гомерләребез сезнең дә, безнең дә озын булсын,

Имин булсын иде дөнья-йортларыбыз.

Беркайчан да сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәләрдә янган утларыбыз.

Фото:http://playcast.ru/uploads/2013/05/06/5310245.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев