Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов Җирле үзидарә көне белән котлый

Хөрмәтле депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт ветераннары һәм барлык җирле үзидарә органнар хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Җирле үзидарә - ул халыкка иң якын дәрәҗәдәге хакимият, бу исә безгә барыбызга да аеруча җаваплылык өсти. Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисадый хәле, район кешеләренә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен зур җаваплылык йөкләнгән.
Шуңа күрә муниципаль хезмәткәр әлеге һөнәр ияләреннән хуҗалыкның иң төрле тармакларында киң белем, зур җаваплылык, даими төстә үз-үзеңә контрольлек итү һәм сабырлык таләп итә. Янәшәңдә яшәүче кешеләргә хезмәт итүдән дә мактаулырак һөнәр юк бит.
Шушы бәйрәм көнендә җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләренә, ветераннарга һәм депутатлар корпусына нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, татулык, туган районыбыз хакына җирле үзидарәне тагын да ныгытуда яңа уңышлар һәм якташларыбызга лаеклырак яшәү өчен шартлар тудыруларын телим. Янәшәгездә һәрчак ышанычлы ярдәмчеләрегез һәм фикердәшләрегез булсын!
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев