Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районы командасы «Бирмәскә дә - алмаска да! » исемле республика коррупциягә каршы форумда катнашты

«Бирмәскә дә - алмаска да! »

Алена Аброськина, Ләйсән Шәйдуллина һәм Регина Шевцова составындагы Алексеевск районы командасы «Бирмәскә дә - алмаска да! » исемле республика коррупциягә каршы форумда катнашты. Ә аларның проекты икенче урынны алды.

«Импульс» яшүсмерләр клубы хезмәткәре Алена Аброськина сөйләвенчә, форумда катнашучыларга коррупциянең һәм аңа каршы көрәшнең төп төшенчәләре буенча белемнәр бирделәр.

- Шулай ук безне «коррупция» кебек күренешкә ничек эләкмәскә икәнлеген өйрәттеләр, һәм әгәр дә бу хәл килеп чыкса, кемгә мөрәҗәгать итеп булачагы турында әйттеләр. Форумда катнашучылар белән Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның ышанычлы вәкиле, Гомумроссия халык фронтының региональ штабы рәистәше, Идел буе федераль округында «Гадел сатып алулар өчен» Гомумроссия халык фронтының коррупциягә каршы проекты координаторы Вадим Владимирович Нуждин очрашты.

Форумда иң яхшы коррупциягә каршы чараларга конкурс узды. Без районыбыздагы бер көнлек коррупциягә каршы форум проектын тәкъдим иттек. Идеябезне бәяләделәр һәм безгә 2 нче урын бирелде! Хәзер конкурста катнашучыларга үз районнарында коррупциягә каршы тору буенча чаралар үткәрергә кирәк булачак.

Аграр көллият студенты Регина Шевцова, сәфәр бик файдалы һәм бай эчтәлекле булды, дип билгеләп үтте:

- Форум миңа бик ошады. Без яңа белемнәр үзләштердек һәм хәзер аларны көллият студентлары белән җәмәгать эшләрендә кулланачакбыз.

Шулай ук форумда Биләр мәктәбе укучысы Олеся Рыжикова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев