Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков Ураза бәйрәм белән котлый

Бәйрәм белән, мөселманнар!

Алексеевск районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков та Ураза гаете алдыннан барлык мөселманнарны әлеге бәйрәм белән котлый Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Барыгызны да якынлашып килүче, 15 июньдә булачак Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм!
Ураза гаете – дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионлаган мөселманнар өчен иң бөек һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга чиксез рәхим-шәфкате, безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам иттерү мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт укыйбыз.
Күпләребез өчен Рамазан ае гыйбадәт кылу, мәңгелек турында җитди уйлану,  үз асылыбызга кайту, ягъни рухи чистарыну ае булды. Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык.
Әлеге айның бөтен хикмәте дә шунда – Рамазан ахырында үзебезне яңа туган сабыйдай хис итәбез, рух һәм тән сәламәтлегенә ирешәбез. Бу айда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсен, киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп булсын иде! Амин!
Гает көнне барыгызны да мәчетләребезгә чакырып калабыз. Иртәнге намаз – 1:30  да;  бәйрәм вәгазе –    6 нчы яртыда, гает намазы – 6 да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев