Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районында ничә пенсионер гыйнвар аенда 5 мең сум өстәмә акча алачак?

Алексеевск районында 7571 мең өлкән яшьтәге кеше пенсия акчасы ала. Шушы көннәрдә пенсионерларга өстәмә 5 мең сум күләмендә акча бирелә башлаячак. Бер тапкыр түләнә торган биш мең сум акчаны алу өчен, пенсия фондына гариза язарга кирәкме, юкмы дип борчылучы райондашларыбызга да шуны җиткерәсе килә. Бернинди гариза да язарга, пенсия фондына...

Алексеевск районында 7571 мең өлкән яшьтәге кеше пенсия акчасы ала. Шушы көннәрдә пенсионерларга өстәмә 5 мең сум күләмендә акча бирелә башлаячак.

Бер тапкыр түләнә торган биш мең сум акчаны алу өчен, пенсия фондына гариза язарга кирәкме, юкмы дип борчылучы райондашларыбызга да шуны җиткерәсе килә. Бернинди гариза да язарга, пенсия фондына барырга да кирәк түгел. Биш мең сум акча кешенең яшәгән урынындагы пенсия фонды бүлегеннән бирелә.

Пенсионерларны акчаның кайчан түләнүе кызыксындыра. Өстәмә түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга гыйнварның икенче яртысында тапшырачаклар. Пенсиясен банк картасы аша алучыларга ул исәп - хисап счетына күчереләчәк. Районыбызның өлкәннәренә, ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә, гыйнвар аенда бу акчаны алып килмәсәләр, кайгырырга урын юк. Ул киләсе ай пенсиясе белән бергә тапшырылачак дип вәгъдә итә пенсия бүлеге хезмәткәрләре. Биреләсе акча бирелер, халык әйтмешли, ала каргада алачагың булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев