Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районында Татарстанның Камааръягы зонасы казые Равил хәзрәт Зөфәров булып китте.

Мәртәбәле кунак

5 апрельдә, безнең районыбызга республиканың көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров килде. Ул мәчеттә безнең районыбызның мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт һәм мәхәллә мөселманнары белән җомга намазын укыды, дин тотучылар белән очрашты, вәгазь сөйләде, яшьләргә үгет-нәсихәт бирде, районыбыз һәм республикабызның иминлеге өчен дога кылды.

30 ел элек безнең районыбызда мөхтәсибәт оештырылды. Һәм өч дистә еллар дәвамында бу мөселман дини оешмасын алыштыргысыз рәвештә Рөстәм хәзрәт Вальщиков җитәкли. Күп милләтле районыбызда аны аралашуда ачык булуы өчен, изге эшләре һәм мөхтәсибәттә үтә торган гаять зур эшләре өчен бөтен милләт вәкилләре дә хөрмәт итә.

Районыбызда дистәдән артык мәчет эшли. Бүгенге көндә аларның барысы да билгеләнгән тәртиптә теркәлгән. Һәр мәчеттә имам- хатыйб бар.

Бүген дини оешмалар – намазлар, бәйрәмнәр үткәрү урыны гына түгел. Биредә барлык юнәлешләр буенча да актив эш алып барыла.

Имамнарның төп эше – догалар уку, исем кушу, никахлар үткәрү, соңгы юлга озату, вәгазьләр үткәрү, әмма хәзерге дини мөселман оешмасы замана белән бергә атлый.

- Районның барлык мәчетләрендә дә диярлек мәчет каршындагы мәдрәсәләр актив эшли, аларда балаларга, яшьләргә, өлкәннәргә ислам дине нигезләрен өйрәтәләр. Мөхтәсибәт советы булдырылды, анда аксакаллар шурасы керә. Мин эшкә керешкәндә, әлбәттә, тәҗрибәм дә җитмәгәндер. Тик минем янәшәмдә-аксакаллар, алар миңа әти, бабаларым кебек үк, булышалар, киңәшләрен бирәләр. Бездә еш кына утырышлар, җыелышлар уза, киңәшләшәбез һәм күп кенә мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Ә Равил хәзрәт Алексеевск мөхтәсибәтенең республикада иң яхшыларның берсе булуын билгеләп үтте.

- Күп эш башкарылган, планда - тагын да күбрәк. Әмма Аллаһы Тәгалә, мөхтәсибәт һәм мәхәллә кешеләре ярдәме белән без һәрвакыт алга барырга тырышачакбыз, – дип өстәде Рөстәм хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев