Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районында Турслёт

Кама елгасының бик матур яр буенда, Речное авылы янында районыбыз мәктәпләре укучыларының туристлык слеты булып узды.

 Шушы гаять зур спорт бәйрәме турында безгә Биләр мәктәбе укучысы Александр Обрезков сөйләде.


– Турслёт 11 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр барды. Күптән барлыкка килгән традиция буенча балалар Кама яры буена җыелдылар.

 

Быел слетта 58 кеше, шул исәптән мин дә катнаштым. Аларның һәркайсына үзен урман туризмының теге яки бу өлкәсендә сынап карау мөмкинлеге бирелде.  Ачу тантанасында безне мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Әмир улы Гыйләҗев сәламләде.


Туристлык слетының программасы конкурс һәм спорт өлешләреннән торды. Беренче көнне командалар өчен җитди сынау булды, чөнки катнашучыларның һәркайсы табигать кочагында булуның кыенлыкларын үзендә тойды. Кемдер өчен бу төн кунарга беренче тапкыр бару булса, кемдер беркайчан да учак якмаган булып чыкты.


Кызлар педагогның төгәл җитәкчелегендә ут өстендә ашарга пешерделәр. Туклыклы төшке аштан соң катнашучыларга ярышларның икенче көне дистанциясе белән танышу мөмкинлеге бирелде. Беренче көн программасын капитаннар һәм туган якны өйрәнүчеләр конкурсы белән тәмамладык.


12 сентябрь көне безне бик матур, җылы һәм кояшлы иртәсе белән каршылады. Ләкин нәкъ менә шул көнне туристлык слетының бөтен программасы иң катлаулысы булды. Ул көнне катнашучыларга ике дистанцияне: “Контроль-туристлык маршруты” һәм “Җәяүле туризм техникасы” дистанцияләрен узарга кирәк иде.

 

Иртәнге аштан һәм бераз ял итеп алганнан соң “Җәяүле туризм техникасы” дистанциясендә ярышлар башланды. Катнашучыларга алты этап: “Вертикаль маятник”, «Сөзәк урыннан спорт ысулы белән төшү”, “Параллель буенча сузылган култыкса буйлап чыгу”, “Асылмалы култыкса”, “Дюльфер ярдәмендә вертикаль төшү”, “Сөзәк урын буйлап күтәрелү” этапларын узарга кирәк иде. Командалар шушы катлаулы сынауларны лаеклы үттеләр һәм финишка кадәр барып җиттеләр.


Төшке аштан һәм ике сәгать ял иткәннән соң катнашучыларга ярыш көненең тагын бер “Контроль-туристлык маршруты” дистанциясен узарга кирәк иде. Биш чакрым озынлыгындагы дистанция үз эченә җиде этапны: “Вертикаль маятник”, “Бүрәнә буйлап йөрү”, “Сөзәк урыннан төшү”, “Сөзәк урын буйлап күтәрелү”, “Палаткалар кую”, “Топографик билгеләр” һәм “Төеннәр бәйләү” этапларын алды.


 Ә кичке аш алдыннан командаларга “Команданы тәкъдир итү” конкурсында катнашырга кирәк иде. Командалар барысы да конкурска әйбәт әзерләнделәр, һәм жюри әгъзалары утырышы йомгаклары буенча бөтен командага бу конкурс призерлары грамоталарын тапшырырга карар ителде.


 Көн традиция буенча учак янында гитарага кушылып җырлау белән тәмамланды.
Өченче көн иртәдән болытлы иде. Ләкин суд коллегиясе балларны санаган, ә командалар иртәнге ашны ашаган арада көн безне кабат үзенең җылы нурларын чәчеп сөендерә башлады.


Ниһаять, слетта катнашучыларны лаеклы бүләкләр белән бүләкләү башланды. Барлык команда-катнашучылар өйләренә матур тәэсирләр һәм бүләкләр алып кайтып киттеләр.
Ярышларны оештыручылар әлеге чарада катнашкан бөтен командага рәхмәт әйтәләр. Җиңүчеләр исемлеген безнең alekseyevsk.ru сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев