Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Дәүләтшин Зиннур Зада улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилей

Юбилярга РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы һәм Алексеевск муниципаль район башлыгы С.А. Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты, котлау открыткасы тапшырдылар.

Зиннур Зада улы Татарстан АССРның Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында туа. Сугыш вакытында туган авылында колхозда төрле эшләрдә эшли. Ул 1983 елга кадәр авыл Советында

хисапчы булып эшли, аннары гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп китә. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, аның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Хөрмәтле якташыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В. Симашева, Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы И.К. Хаматвәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Е.А. Хамзина, район ветераннар советы рәисе Е.С. Макарихина котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X