Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районының Урманасты Шунталысы авылында яшәүче Усманова Камилә Харис кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

20 ноябрьдә Алексеевск районының Урманасты Шунталысы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Усманова Камилә Харис кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район активы аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль район башлыгы Сергей Демидов исеменнән бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасын тапшырдылар.

Усманова Камилә әби Алексеевск районы Урманасты Шунталысы авылында туа. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли.

«Вперед» колхозында хезмәт эшчәнлеге өчен күп тапкырлар грамоталар белән бүләкләнә. Ул хезмәт ветераны.

Сугыштан соң Камилә әби кияүгә чыга, ире белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Аның 10 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Хәзер ул кызы гаиләсендә, балалары һәм күп санлы туганнарының мәхәббәт һәм хөрмәтен, игьтибарын тоеп яши.

Без дә юбилярга әйтелгән котлауларга һәм изге теләкләргә кушылабыз. Сезгә Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек бирсен.

Сезнең алда баш иябез, ветераннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X