Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районының “Заря”/“Таң” район газетасы редакциясе җиңүче булды

Бәллүр каләм Алексеевск районында

Казанда журналистика һәм массмедия өлкәсендә «Бәллүр каләм – Хрустальное перо – 2019» XXII республика конкурсына йомгак ясадылар.

Алексеевск районының “Заря”/“Таң” район газетасы редакциясе җиңүче булды. Җиңү “Объектив аша караш” номинациясендә алынды.

Бүләкләү тантанасы “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды. Конкурска йомгак ясау өчен Татарстанның иң яхшы журналистлары чакырылган иде.

“Объектив аша караш” номинациясендә республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары фотожурналистлары һәм телеоператорлары катнашты. Монда Алексей Вангаев (Алексеевск районының «Заря/Таң» газетасы) һәм Ринат Сафин («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе) җиңүче булдылар.

“Оператор күренми - ул кадр артында диләр. Әмма яхшы оператор күренеп тора, ничек кенә күренә әле. Һәм без, режиссерлар, яхшы оператор өчен һәрвакыт көрәшәбез», – дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев