Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевскида берьюлы ике спорт мәйданчыгы, шулай ук һава-десант гаскәрләре сугышчыларына мемориал ачтылар

Тантаналы церемонияләрдә район башлыгы Сергей Демидов һәм Россия Федерациясе Федераль Җыенының Татарстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты.

Футбол мәйданчыгы

Пас, тупка тибү һәм менә түгәрәк снаряд күптән түгел район үзәгендәге Южная урамында төзелгән спорт мәйданчыгының яңа капкасына оча. Бу әлеге микрорайон кешеләре өчен бик кирәкле бүләк, чөнки ул шактый «яшь», ягъни монда, нигездә, яшь гаиләләр яши. Хәзер ата-аналар балалары каникулларын кайда уздырыр дип борчылмаячак: малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп яңа мәйданчыкта туп тибәчәк. Шунысы куанычлы, яңа спорт мәйданчыгы балалар уен зонасы янында урнашкан һәм шуңа күрә барлык балалар да күз алдында. Мәйданчыкның ачылуына барыннан да бигрәк яшь спортчылар шат: «Безгә күнекмәләр ясарга һәм уен дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, - дип сөйли Александр Мезин, - без моны биредә эшләячәкбез. Алда җиңүләр күп булыр дип ышанам! «Элита» биючеләр иҗат коллективының чыгышы тантананың бизәге булды.

Спорт объектын ачу кысаларында ТАССРның 100 еллыгы әләме күтәрелде

Быел республикабыз оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Һәм спорт, социаль проектлар дирекциясе тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы әләменең эстафетасы» проекты гамәлгә ашырыла.

Сергей Демидов Алексеевск муниципаль районы гербын ТАССРның 100 еллыгы әләменә ябыштырып куйды һәм шуннан соң алексеевскилыларга мөрәҗәгать итте:

«Бу спорт мәйданчыгы - район яшьләре һәм Алексеевск җирен дан тотучы спортчылар өчен менә дигән бүләк. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, республика программалары ярдәмендә авыл территорияләре яши һәм үсә. Кадерле спортчыларыбыз, районыбыз исемен спорт казанышлары белән мәңгеләштерүне дәвам итегез. Сезгә һәм тренерларыгызга уңышлар».

«Без балачакта мондый футбол кыры турында хыяллана гына идек. Сезгә чын күңелемән яңа спорт җиңүләре һәм казанышлары телим!»- диде Олег Морозов.

Тантана кысаларында алексеевскилыларга мактаулы бүләкләр һәм ГТО билгеләре тапшырылды. Чаңгы ярышлары буенча тренер Никешин Владимир Викторовичны «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләделәр. Мини-футбол буенча тренер Маркачев Артем Владимирович «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән, билбау көрәше буенча тренер Сөләйманов Бари Равил улы Татарстан Республикасы спорт министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Йөзү буенча тренер Хрисанова Ольга Александровна Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Котлыйбыз!

Волейбол мәйданчыгы

Авылларга яңа спорт мәйданчыкларын 2020 елда универсаль спорт мәйданчыкларын төзү Республика программасы кысаларында бүләк иттеләр.

Ачылу тантанасында Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Биләр авылының спорт комплексы мөдире Гимадиев Фәршат Шәмсетдин улы бүләкләнде. Түбән Тигәнәле авылының спорт корпусы мөдире Сәхәбетдинов Рәфкать Тәлгат улын Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Ирекле көрәш буенча тренер Курнашов Олег Александрович Татарстан Республикасы спорт министры Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Биләрдә һава-десант гаскәрләре мемориалы ачылды

Шул ук көнне Биләрдә тантаналы рәвештә десантчы - сугышчыларга һәйкәл ачтылар. Чара Һава-десант гаскәрләре оешуның 90 еллыгына багышланган. Тантанада район башлыгы Сергей Демидов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Татарстан Республикасыннан Россия

Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий, шулай ук районыбызның хәрби десант бердәмлеге катнашты. «Оешуына 90 ел булган “канатлы пехота” аеруча бурычларны үзләреннән башка гына башкарып чыгып булмавын раслады. Якташларыбыз арасында Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаучылар, Әфган, Чечня һәм башка «кайнар нокталар»ны узучылар да аз түгел. Сезнең сугышчан казанышларыгыз үсеп килүче Алексеевск яшьләре өчен ватанпәрвәрлек һәм армия данының лаеклы үрнәге булды», - дип десантчыларга рәхмәт белдерде Сергей Демидов.

Җирле үзидарә тармагы ветераннары белән очрашу

Район Советының 41 нче утырышы кысаларында районыбызның төрле өлкә һәм тармак аксакаллары белән очрашу булды. Утырыш район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев катнашында узды.

Очрашу кысаларында районыбызның үсеш концепциясен, шулай ук «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында»гы декретка кул куелуга 100 ел тулуны бәйрәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сүз районыбызның төрле тармаклары ветераннарына бирелде. Башка район утырышларыннан бу очрашу аеруча аерылып торды: сүз безнең Алексеевск районы үсешенә зур өлеш керткән җирле үзидарә ветераннарына бирелде. Традицион бүләкләү тантанасыннан башка да узмады. Район башкарма комитеты ветераны Мифтахов Рәфкат Җәүдәт улына; районыбызның сәнәгать производствосы ветераны Банницин Николай Леонидовичка; мәгариф системасы ветераны Парамузова Нина Васильевнага; «Алексеевскдорстрой» ААҖның юл төзелеше тармагы ветераны Юртаева Ирина Оттовнага; Ромодан авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Золотова Валентина Николаевнага; район сәламәтлек саклау системасы ветераны Козлова Галина Васильевнага; районның авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Хаматвәлиев Кәлимулла Нотфулла улына; Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы ветераны Бахимова Мария Александровнага; районның агросәнәгать комплексы ветераны Гадеев Тәлгать Сәгыйр улына; Зур Полянка авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Иванова Тамара Федоровнага; Левашево авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Чернова Людмила Александровнага; Войкино авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Деляева Людмила Петровнага; Биләр авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Портнов Николай Николаевичка; Кыркүл авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Макарова Татьяна Николаевнага; Сахаровка авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Баһаветдинова Таисия Николаевнага; Ялкын авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Назарова Зоя Михайловнага; Родники авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Плотников Владимир Кузьмичка «Татарстан АССРның 100 еллыгы» истәлекле билгеләрен тапшырдылар.

«Алексеевск сөт заводы» ЧҖҖның директоры Батдалов Фәнис Салих улы «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен куллану хокукын раслый торган сертификат алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X