Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевскида федераль мәгълүмат вәкилләре-журналистлар делегациясе булып китте

Кызыксыну чарасы булып районыбыз үзәгендә яңа чистарту корылмалары төзү торды.

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский район үзәге территориясендә заманча чистарту корылмалары төзелешенең барышы турында кызыксынды. Объектта эшләр федераль һәм республика бюджетыннан финансланган һәм ул «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру»федераль проекты кысаларында алып барыла.

Яңа чистарту корылмаларын 2020 елның җәендә файдалануга тапшырачаклар. Финанслауның гомуми күләме 148 млн. сум тәшкил итә. Объектны модернизацияләү нәтиҗәләре буенча, пычрак юынтык суларны агызуны киметү елына 365 мең м3 тәшкил итәчәк. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Анатолий Абакумов объектны төзү кирәклеге 5 ел элек килеп туды, чөнки шәһәр тибындагы бистә зурайды, яңа микрорайоннар барлыкка килде һәм халык саны артты, дип билгеләп үтте. Хәзер бистәдә 12 мең кеше яши. Искергән чистарту корылмалары бу эшне башкарып бетерә алмый, яңаларын төзү исә киләчәктә дә торак пунктлар арткан очракка да исәпләнгән.

Хәзерге вакытта объектта гомуми мәйданы 1205,6 кв.м. бул-ган 2 җитештерү корпусы монтажланган. Гомуми озынлыгы 1,8 км булган канализация һәм суүткәргеч челтәрләре сузылды. Каты-көнкүреш калдыклар өчен мәйданчыкка фундамент салынды. Ике газ казаны һәм газ бүлү шкафы монтажланган, җылыту системасын монтажлау эшләре бара. Быел төзелеш-монтаж эшләре тәмамланачак. Хәзерге вакытта җиһазлар кайтарыла. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында ташландык суларның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 8 чара тормышка ашырыла. Визит кысаларында район кунаклары Алексеевск нәфис-әйберләр туку фабрикасында һәм Воскресенск чиркәвендә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X