Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевскида изге эшләр дәвам итә

Алексеевскида булачак беренче сыйныф укучыларына яңа рюкзаклар бүләк иттеләр.Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 80 ләп бала район мәдәният йортына "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә чакырылды. Балаларны район башлыгы Владимир Козонков сәламләде, һәм акция инде 20 ел үткәрелүен билгеләп үтте.

Менә җәй дә узып бара, тиздән районыбызның 2700 укучысы һәм аграр колледжның 300 студенты парта артына утырачак. Алар өчен яңа уку сезоны башлана. Ата-аналар үзләренең балаларын мәктәпкә укырга озатачак. Менә ике дистә елдан артык без, әлеге акция ярдәмендә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итеп киләбез. Быел беренче сыйныфка 323 малай һәм кыз бара.
Бу узган елгыдан ике сыйныфка күбрәк. Шуларның сиксәннән артыгы биредә. Әле алар мәктәп, дәрес, дисциплина, тәнәфеснең нәрсә икәнен белми. Тик шулай да бу көнне көтәләрдер. Без бүген бирегә беренче сентябрьгә старт бирергә җыелдык. Сабыйлар мәктәп бусагасын шатланып атлап керсеннәр, яхшы белем алсыннар.
Билгеле инде хәйриячеләргә, иганәчеләргә дә рәхмәт, алар беркайчан да мондый акциядән читтә калмыйлар. Безнең "Солнышко" изге эшләр кибете эшләде, бирегә соңгы атналарда гына да алексеевскилылар аяк киемнәре, киемнәр, мәктәп формалары, кирәк-яраклар китерде. Хәзер районның һәм бистәнең күп кенә гаиләләре әлеге хезмәттән файдалана ала. Без бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе Ирина Волостнова да балаларны якынлашып килүче беренче сентябрь белән тәбрик итте, аларга уку елында уңышлар теләде:
- Тиздән сезнең өчен беренче кыңгырау чыңлаячак. Һәм шул датадан сезнең өчен озак елларга яңа, бәхетле тормыш юлыгыз ачылачак. Бу көн сезнең өчен бәйрәм булсын. Депутат Айрат Нәҗип улы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, бишле билгеләренә генә укуыгызны телим.
Бу бәйрәм көнендә сәхнәдән хәйриячеләр адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, алар: «Алексеевскдорстрой» һәм аның җитәкчесе Фоат Вәлиев, Хәйруллин хәйрия фонды, «Родина» колхозы һәм аның җитәкчесе Ильяс Әхмәтов, «Эдем» ЧҖҖ директоры Гөлнур Сафина, Рәмис Кәбиров җитәкләгән «Алексеевск керамика»сы , «Мостовик» ЧҖҖ директоры Рөстәм Вәлиев, «Таттелеком» филиалы директоры Дмитрий Сабурин, «Керамика - Маркет» оешмасы һәм шәхси эшмәкәрләр Андрей Егоров белән Александр Садовниковлар.
Бергәләп фотога төшкәннән соң без беренче сыйныф укучысы, Кыркүлдән килгән Вера Зариповадан алган бүләкләрдән соң хис -тойгылары белән уртаклашуын сорадык.
- Бу портфель өчен бик зур рәхмәт, бик матур. Анда дәфтәрләр, карандашлар, альбомнар бар. Тизрәк мәктәпкә барасым килә, мин анда бишле билгесенә генә укыячакмын,-диде булачак укучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев