Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевскида мөселман яшьләре катнашында правослау аҗаганы узды

Чистай һәм Түбән Кама епискобы фатихасы белән, чаңгы базасында ихтыяр һәм рух көче белән ярышу өчен Чистай епархиясенең яшьләр бүлекләре вәкилләре җыелды.

Алексеевск, Түбән Кама, Покровск благочиниесе, Чистай, Нурлат, Болгар, Биләр, Чирмешән егетләре һәм кызлары белән бергә традицион кышкы аҗаганда Чистай мөселман яшьләре берлеге әгъзалары да көч сынашты. Шулай ук аҗаганда руханилар да катнашты.
Яшьләр дүрт командага бүленде. Алар чаңгыда ике километр араны үттеләр. Моннан тыш, трассада аларны сынаулар көтә иде: уенчылар кышкы урманда учак кабызырга, беренче ярдәм күрсәтергә һәм зыян күрүчене дөрес итеп күчерергә, спорт ориентлашуы буенча биремне үтәргә, изге Александр Невский тормышына багышланган викторина сорауларына җавап бирергә тиеш иделәр. Шулай ук катнашучыларның һәрберсе пневматик винтовкадан ату һәм гранат ыргыту буенча биремнәрдә үзләрен күрсәтте. Аҗаган ахырында «Бүрәнә» халык уены узды, анда ир-атлар үз көчләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Продолжение в комментариях.
Чара Воскресенск чиркәве территориясендә аш табыны артында тәмамланды. Яшьләрне Алексеевск благочинные, протоиерей Павел Чурашов һәм Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе иерей Симеон Махортов сәламләделәр.
Павел атакай билгеләп үткәнчә, аҗаган епархиянең правослау яшьләренә аралашырга һәм танышырга мөмкинлек бирә.
«Бүген безнең белән мөселман яшьләре вәкилләре дә булды. Сезнең аҗаганда катнашуыгызга мин бик шат, алга таба да очрашырбыз дип ышанам. Кыш көне без барыбыз да аҗаганга, ә җәй көне волейбол уйнарга җыенабыз, бездә шундый күркәм традиция барлыкка килде. Без бергәләшеп физик һәм рухи яктан ныгуыбызны дәвам итәчәкбез», - диде рухани.
Барлык благочинийлар һәм мөхтәсибәт вәкилләре катнашу өчен грамоталар һәм махсус пешерелгән тортлар алдылар. Спорт бәйрәмен уздыруда Алексеевск районы, «Керамика–Маркет», «Алексеевск керамика»сы, «Эдем» предприятиеләре, Алексеевск сөт заводы һәм райпо җитәкчелеге ярдәм итте.
«Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Бу бик кызыклы чара, без катнашуыбызга бик шат идек. Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәрбез, аралашырбыз дип өметләнәм», - дип билгеләп үтте мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Рәмис Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X