Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевскида Үзбәкстан парламентына сайлаулар узды

Алексеевск, Әлки һәм Спас районнарында яшәүче 24 Үзбәкстан гражданины биш парламент партиясе вәкилләре өчен үз тавышларын бирде.

Тавыш бирү башланганчы сайлаучыларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм Алексеевск мөхтәсибәтенең аксакаллар шурасы рәисе Нургаен Исхаков мөрәҗәгать иттеләр. Алар чит ил гражданнарын сәламләделәр һәм Татарстанда яшәүче халыкларның һәрвакыт тыныч һәм дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәүләрен билгеләп үттеләр.

Мондый алдан тавыш бирү беренче тапкыр уздырыла, анда Россиянең зур булмаган шәһәрләрендә яшәүче күрше дәүләт гражданнары ватаннарыннан читтә тавыш бирү мөмкинлегенә ия. Алексеевскида инде 4 ел яшәүче Вахоб Сәетов үзенең гражданлык позициясен күрсәтүенә бик шат:

- Мин беренче тапкыр шулай тавыш бирәм. Кызганычка каршы, эшем күп булу сәбәпле, ватанымдагы вакыйгаларны даими күзәтеп тора алмыйм, әмма йөрәгем кушканча сайлыйм, шулай дөрес булыр. Миңа сайлауларның ничек оештырылуы ошады һәм тавыш бирү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Шунысын да билгеләп үтик, сайлауларга килгән бөтен кешене дә милли татар көйләре белән каршы алдылар һәм чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X