Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевскилылар бистәнең 310 еллыгын һәм Республика көнен билгеләп үттеләр!

Алексеевскида бистәнең 310 еллыгы һәм Республика көне фейерверклар аттырып, матур һәм күркәм узды. Бу кичне чиркәү мәйданына килгән алексеевскилылар чын мәгънәсендә менә дигән концерт программасыннан таң калдылар, аны аларга Алексеевск артистлары һәм килгән артистлар бүләк итте.

Бәйрәм башында аларны тынлы оркестр сөендерде, ә «Алексеевск станицасы» казаклары казаклар җәмгыятенең Алексеевск районы белән бәйләнгән тарихы турында сөйләделәр, кул сугышы элементларын һәм шашка белән эш итүләрен күрсәттеләр.


Кубалы Роланд Моралисның чыгышы Латин Америкасы карнавалына әйләнде. Аның башкаруындагы хитлар тамашачыларга әйтеп бетергесез хисләр өермәсе бүләк иттеләр, ә балалар сокланудан хәтта сәхнәгә йөгереп чыгып, җырчы белән бергә биеделәр.

 

Искиткеч шәп “Болгар кызлары” триосы башкаруындагы җырлар һәм биюләр, Action Man Grew бию коллективының чыгышы төрле яшьтәге кешеләрне дә биергә мәҗбүр итте. Чиркәү мәйданына килгән кешеләр "Попутный ветер" вокаль-инструменталь ансамбле белән бергә хитларны һәм бер дә искермәүче шлягерларны башкардылар. Эффектлы лазер тамашасы алексеевскилыларны киләчәккә алып китте. Ә инде сокландыргыч салют бәйрәмгә матур нокта куйды.

 


Концертның иң кызган бер җирендә бистә кешеләрен һәм кунакларын бәйрәм белән район җитәкчесе Сергей Демидов котлады. Тамашачылар көчле алкышлар белән Сергей Анатольевичка шундый шәп бәйрәм өчен рәхмәт әйттеләр.


Бу кичне шулай ук бистәне төзекләндерү буенча конкурска йомгак та ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев