Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск районының нәфис әйберләр туку фабрикасы

Якшәмбе көнне Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Районыбызда нәфис әйберләр туку фабрикасы менә 90 ел эшли инде. Билгеле булганча, Россиядә мондый предприятиеләр нибары өчәү генә. XXI гасырда да әлеге борынгы производствоның продукциясе элеккечә үк кулланучыга кирәк һәм аңа ихтыяҗ зур.

Безгә фабрика менеджеры Елизавета Терентьева сөйләгәнчә, предприятие ике юнәлешкә: туризм һәм экологик яктан чиста киемнәр тегүгә ориентлашкан. Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы туризм буенча республика агентлыгының туристлык маршрутына кертелгән.

Кешеләр борынгы производствоны карарга Татарстанның төрле якларыннан киләләр, аны балаларына да күрсәтәләр. Елизавета Валерьевнаның сүзләренә караганда, кунаклар сокланып һәм әйбәт тәэсирләр алып, әлбәттә инде, сувенирлар белән кайтып китәләр. Шулай ук табигатькә зыян салмый торган экологик яктан чиста кул станокларында чын материаллардан тегелгән милли киемнәр популярлашканнан-популярлаша бара.

Фабрика Россия Мәдәният министрлыгының аерым контролендә тора. Аның уникаль эшләнмәләре турында Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә беләләр. Май аенда Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы Парижда узган Сабантуйда районыбызны тәкъдим итте.

Атаклы Эйфель манарасыннан ерак түгел урнашкан Марс кырында фабрика әйберләре куелган палатка урын алды. Алексеевск осталары теккән киемнәр парижлылар күңеленә хуш килде. Эшләнмәләр Әстерханда булып узган Бөтенроссия Сабан туенда да тәкъдим ителде.

Быел битараф булмаган кешеләр аркасында фабриканың үз сайты пәйда булды. Аның аша Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән теләсә кайсы әйбергә заказ бирергә мөмкин. Өстәвенә бу сайтны Украинаның битараф булмаган кешеләре бушлай булдырдылар. Алар моны шушы уникаль производство турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен һәм халыкның гореф-гадәтләрен саклап калу өчен эшләделәр.

Биләр ансамблендә катнашучылар кыңгырау чыңы фестивале сәхнәсеннән фабрикада тегелгән халык киемнәрен киеп чыгыш ясадылар. Хәзер Мамадыш керәшеннәре ансамбле өчен сугылган тукымадан милли киемнәр тегелә. Күптән түгел ачылган интерактив Иске татар бистәсе музееның интерьеры фабрикада җитештерелгән әйберләр белән бизәлгән. Боларның барысы да фабриканың популярлыгы һәм әйберләренең югары сыйфатлы булуы турында сөйли.

Әлеге сирәк һөнәрне фабриканың үзләренең хезмәтләре, оста хатын-кыз куллары белән көн саен шедеврлар тудыручы 45 хезмәтчәне саклый. Алар арасында предприятие ветераны Надежда Смелова да бар, ул биредә мәктәп эскәмиясеннән бирле эшли. Менә 40 ел инде Надежда Леонидовна әлеге сирәк очрый торган гүзәл һәм сокландыргыч халык сәнгатен кешеләргә бүләк итә: агач кул станокларында челтәрле, бизәкле, техниканы кулланып, югары дәрәҗәдәге нәфис әйберләр эшләп чыгара. Июльдә ул илле биш яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне, күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен ул Россия мәдәният министры Владимир Мединскийның Рәхмәт хатына лаек булды.

  • Надежда Леонидовна кебек хезмәтчәннәр аркасында без мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклыйбыз. Газета аша фабриканың барлык хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем һәм коллективны Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне белән котларга телим, - дип хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итте фабрика директоры Фирая Сергеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев