Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевский районында кызу эш башланды

Узган атнада алексеевскилылар язгы кыр эшләренә керештеләр. Ләкин кырга чыгар алдыннан районда техниканың эшләр башлануга әзерлеген бәяләделәр.

12 апрельдә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс булып узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов, Россельхознадзор, Казан дәүләт аграр университеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозцентр, Гостехнадзор вәкилләре кергән комиссия хуҗалыкларыбызга бардылар.
Традиция буенча конкурста төрле милек формасындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшләде, болар - "Родина" һәм "Алга" колхозлары, "Алексеевск" халык предприятиесе, "Кызыл Шәрык" бүлекчәләре, фермер хуҗалыклары. Алар тракторлар, комбайннар һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын әзерлек сызыгына куйганнар.
Башкарма комитет җитәкчесе Сергей Демидов, "Лебяжье" мегафермасында, ВЗП "Северное Алексеевское"да һәм "Родина" колхозында булды. Сергей Анатольевич техниканы карады һәм хезмәт коллективлары белән очрашты.
- Кабул итү йомгаклары буенча беренче урын лаеклы төстә "Родина" колхозына бирелде, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженеры Юрий Михайлов. - Хуҗалыкта тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнгән, сыйфатлы орлыклар бар, минераль ашламалар һәм дизель ягулыгы сатып алынган. Бөтен белгечләр һәм механизаторлар урыннарында.
Икенче урын "Алексеевск" халык предприятиесенә бирелде.
Хуҗалыкта шулай ук тракторлар ремонтлау да төгәлләнгән. Унбиш МТЗ-1221, сигез К-700, биш К-744, ике «Маккормика, алты МТЗ-82 тракторы әзерлек сызыгына куелган. Тырма, культиватор, чәчү һәм катоклау агрегатлары агрегатлаштырылган, алар буялган. Чәчү комплексларын ремонтлау төгәлләнеп килә, чәчү комплексына запас частьлар тулысынча кайтарылган.
Хуҗалык зур, бүген анда 325 кеше эшли. Коллективның кәефе күтәренке булуын билгеләп үтәсе килә. Тикмәгә генә нәкъ менә "Алексеевск" халык предприятиесе 12 апрельдә районда беренче һәм республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешмәгәндер, анда басуларга "Туман"нар чыккан, алар күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыралар.
Бу факт республика дәрәҗәсендә күреп алынды һәм берничә көннән соң районга ТНВ» телеканалының төшерү төркеме килде. Урманасты Шунталысы авылыннан ерак та түгел телеканал журналистлары күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруның ничек баруын төшерделәр. Эш барышы турында «Алексеевск» халык предприятиесе агрономы Нияз Шакиров сөйләде.
Яңа "Туман" ашлама тараткычы турындагы тәэсирләре белән машина йөртүче Илгиз Төхфиев уртаклашты. Ул предприятие кыр эшләре бешлану алдыннан сатып алган яңа машинага беренче тапкыр утырган.
- Моңа кадәр мин машина йөртүче булып эшләдем, бу машина минем өчен яңа нәрсә. Анда бик уңайлы, кондиционеры бар, музыка уйнап тора. Ашламаны бер тапкыр салсаң, өч тапкыр әйләнергә була, бу - якынча 9 гектар чамасы. Мин машинадан канәгать.
Районда язгы кыр эшләренең барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин сөйләп бирде. Журналистларны шулай ук кыр хезмәтчәннәренең көнкүреше, атап әйткәндә, туклануның турыдан-туры басуда оештырылуы да кызыксындырды. Сюжетның үзен ТНВ каналында "Туган җир" тапшыруында бу җомгада кичке 6 да карарга мөмкин булачак.
Комиссия эшень кире кайтып, хуҗалыкларда эш йомгаклары буенча Алексеевск районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерләр, дигән нәтиҗә ясалды.
Тулаем алганда, хуҗалыкларда кәеф яхшы, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар урыннарында, соңгы җитешсезлекләр бетерелә. Кукуруз һәм көнбагыш орлыгыннан кала чәчелә торган барлык мәйданнарга чәчүлек материал бар.
Дизель ягулыгы кайбер хуҗалыкларда тулысынча сатып алынган, җитешмәгәненә килешүләр төзелә һәм ягулык сатып алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев