Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Алга”да арту

Кызу кыр эшләре тәмамланды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре игътибарларын терлекчелеккә күчерде. Шушы көннәрдә “Алга” колхозында “Холмогор” токымлы башмак таналарның беренче партиясен алып кайттылар. 30 сөтбикә Урта Тигәнәледән ерак түгел салынган яңа заманча терлекчелек комплексына ияләшеп килә.

 Холмогор-татар таналары дип атала Кукмара нәсел заводыннан сатып алынган башмак таналар токымы.
– Әлеге токымны сайлап алдык, чөнки ул безнең климат шартларына яраклаштырылган, – ди комплекс начальнигы Миңнегөл Габидуллина. – Бу таналар талымсыз, без әзерләгән азыкны ашыйлар. Шуның өстенә үзебезнең Татарстан нәсел үгезен калдырырга карар иттек. Элек без нәсел үгезләрен алардан алган идек, шуңа күрә әлеге предприятиегә ышанабыз.
Акрынлап кына “Алга” колхозы үзенең яңа комплексын тутырып килә. Биредә инде 400 дән артык сыер асрала, алар беренче бинада урнашкан. Хуҗалык планында – 400 башка икенче бинаны да тутыру. Беренче 60 ы алып кайтылды инде. Бу комплекс кешеләр хезмәтен шактый җиңеләйтүче заманча техника белән җиһазландырылган. Автоматика идәнне чистарта, хәтта тарагыч та бар – һәр сыер аның янына килеп, аның махсус зур щеткасы ярдәмендә аркасын, ян- якларын пычрактан һәм коела торган йоныннан чистарта. Шуңа күрә бу комплекста сыерлар һәрвакыт чиста һәм ялтырап торалар.
Терлек караучы Әсхәт Вахитов терлекчелектә 42 ел эшли инде һәм үзенә заманча шартларда эшләргә туры килүе өчен шатланып бетә алмый. Әлегә алтмыш сыерны Әсхәт Зыятдин улы үзе дә карап өлгерә. Ләкин комплекс тулгач, бирегә башка эшчеләр дә киләчәк.
– Таналар ияләште, үзләренең яңа өйләренә күнектеләр. Биредә эшләве рәхәт – табигый яктылык, җылы, чиста, ис юк диярлек. Мин гомерем буе фермаларда эшләдем, бусы искеләре белән чагыштырырлык та түгел. Биредә әле бозаулар да булачак, алар инде яңа елга туа башлаячак. Алар өчен махсус бокслар кайтарылды.
 Хәзер хуҗалыкта икенче партияне алып кайтырга керештеләр. Биредә тагын 120 баш пәйда булачак, ул колхоз хезмәтчәннәрен – эш, киләчәктә сөт (ул кибет киштәләренә китәчәк) белән тәэмин итеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев