Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

АПК мәшәкатьләре: яшьләр идеясе

Алексеевскиның яшь аграрийлары “Ростов-2018” форумында булып кайттылар. Бу хакта безгә Татарстан Республикасының Алексеевск районындагы аграр яшьләр берләшмәсе хәрәкәте рәисе Алия Сигбатуллина сөйләде.

– Безнең районнан форумга аграр яшьләр берләшмәсе активистлары Игорь Шеин, Максим Степанов (аграр колледж укучылары) һәм мин - Алия Сигбатуллина барды.
 Безгә форумда бай эчтәлекле һәм кызыклы программа: экскурсияләр, очрашулар, яңа танышулар, әңгәмәләр һәм тренинглар ошады. Форумда боларның барысы да бар иде. “Авылда иреклеләр” («Добровольчество на селе») очрашуында без грант конкурслары турында сөйләштек, грантлар алуда һәм аларны гамәлгә ашыруда тәҗрибә алмаштык, шулай ук авыл территорияләрендә инициативаларны алга җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштык. РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Юрий Кобзев “Яшь аграрийлар” сменасында катнашучылар белән әңгәмә корды. Аның белән сүз авыл өчен кадрлар әзерләү: һөнәри ориентация, белем бирү, кадрларны яңадан әзерләү һәм квалификацияне күтәрү өлкәсендә трендлар турында чыкты.
 Форумда яңгыраган агробизнесны алга җибәрү идеяләре безнең шартларга тулысынча туры килерлек.
 Белем бирү программасы гаять бай эчтәлекле иде. Авыл хуҗалыгында кече һәм урта бизнеска кредит бирү үзенчәлекләре һәм бизнес-процессларны оптимальләштерү өйрәнелде. Лекцияләрнең шуннан соңгы блогы авыл хуҗалыгы өлкәсендә автоматлаштыруга багышланды. Катнашучылар төркеме Родионово хуторының җиләк-җимеш бакчаларына китте, анда җиләк-җимешләрне сатуга әзерләү процессы күрсәтелде. Спикерлар шулай ук безгә агробизнесның перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр.
Безгә, яшь аграрийларга, мәгълүмат алуның мондый форматы кирәкме? Һичшиксез, кирәк! Без, форум активистлары, Ростовтан илһамланып, планнар һәм идеяләр белән коралланып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев