Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Армия хезмәте

Кыр Шунталысы авылыннан Шәүкәт абый Камаловның "Армия хезмәте" дигән баш астында язылган мәкаләләрен бирүне дәвам иттерәбез.

Львовта булу
Бер ай әзерләнеп тә парадка барырга туры килмәгән иде. Львовка баруны очраклы хәл, дияр идем. Табигатьтә, тормышта да очраклы хәлләр дә секундына кадәр төгәллек белән алдан язылып куелган. Львов шәһәренең көнчыгыш ягында Бөтенсоюз (СССР) ату ярышлары үткәрә торган урын (стрельбище) бар. Зур гына үзәнлек, өч яктан шактый биек таулар арасында ята.
Очкан пулялар я тауларга эләгә, я күккә күтәрелә. Күнегүләр, ярышлар ел буена дәвам итә. Менә шул ярышларда атучыларга булышырга мине дә җибәрделәр. Бишәү идек. Эшебез мишеньнәр ясау, аларны ату ераклыгына урнаштыру һәм башка эшләр. Бер көнне мишеньне куйдым да, атканны көтеп, канауда утырам.
Бераз көткәч, ник атмый икән, дип күтәрелеп карадым. Соңыннан атучы әйтте: "Гомереңне бер секунд хәл итте. Тәтегә баса гына башлаган идем, башыңны күтәрдең. Бу сүзләрнең ни аңлатканын хәзер генә аңладым. Батырларча һәлак булды, дигән кара хәбәрдән Ходай гына саклап калды.
Львов шәһәре белән дә бераз таныштык. 1969 елның җәй ае иде. Өч атна чамасы яшәдек. Хезмәт тә бара.
Төгәлрәге, шәһәрнең үзенә түгел, читтәге Калиновка авылыннан биш чакрым ераклыктагы кыр аэродромына килдек. Төп аэродром Чернигов шәһәре янында булгандыр. Без килгәне күчереп йөртә торган запас кыр аэродромы дип йөртелә. Аэродром җир өстенә түшәлгән өч метр озынлыктагы, ике метр киңлектәге тимер плитәләрдән ясалган.
Плитәләрне бернинди коралсыз сүтеп тә, җыеп та була. Самолетлар күтәрелгәндә, төшкәндә плитәләр астында җир янып, очып бетә. Аста канау ясалып, алар бөгелә. Безнең эш шул плитәләрне алып, канауны тигезләп, плитәләрне яңадан җыю иде. Аларны турайтасы бар бит. Бу эшне бер корал - кувалда белән генә эшлибез. Башкардык бу эшне дә. Җидәү идек. Беребез офицер, җитәкче. Ике атналап эшләдек.
1959 елның җәй ахыры иде. Салкынча, киенеп йоклый идек. Һаман да әле исемдә: уң кулымның атсыз бармагы шеште. Сызлый иде. Төнлә бармагымны сулы стаканга тыгып ята идем. Үтте инде, кырда врач юк бит. Дөресен әйтә алмыйм: Калиновка авылы Н.С.Хрущевның туган авылы дия иделәр.
Сугышка әзерләнү
1957 елда Мисырга совет гаскәрләрен кертү турында сүзләр булган иде. Без дә барырга тиеш, дигән сүзләр ишетелде. Кермәде Мисырга гаскәр. Ике мәртәбә чын сугыш әзерлеген үтәргә туры килде. Беренчесе - Венгриядә, полк белән.
Сугышта нәрсә кирәк, барысын да төяп, төн уртасында чыгып киттек. Венгриядә мадъяр себере дигән урын бар. Бу мәйдан таштан гына тора. Кәйләсез чокыр да казып булмый. Без казыдык. Җир астына минометны да яшердек. Үзебезгә дә, миналарга да урыннар (базлар) ясадык. Өстән яңгыр явып торса да, ташка башларны куеп, йоклый да идек. Ун көн "сугыш"та булдык.
Икенче "сугыш"ка баруыбыз СССРга кайткач булды. Бу юлы "Яворов" дигән полигонга бардык.
Шунысы кызык иде. Комбат чын пуля белән ату өчен пистолетын бирә иде. 2-3 пуля атам да, аннары буш пистолет тагып йөрим. Бүтән бирми, пулялар да санаулы, исәптә.
P.S. Армиядә намуслы, тырышып хезмәт итүем, сугышчан һәм сәяси әзерлегем өчен полк командирының Мактау хатына лаек булдым.
Армиядән кайткач, 1962 елда Монголиягә барырга да тәкъдим булган иде (билгеле инде, характеристикамны хәрби комиссариаттан алганнардыр).
1962 ел. Август аенда мине район башлыгы Быстров Владимир Федоровичка чакырдылар. Быстров инженер, гади, акыллы кеше иде (хәмер белән дуслашып, түбән тәгәрәде). Эш болай булды. Монголиядә госхозлар (совхоз кебек) оештыралар. Шунда механиклар кирәк.
Хезмәт срогы - ике ел. Хезмәт хакы монда да бара, анда да түлиләр. Кайткач, чиратсыз машина бирәләр. Шарты - гаилә белән бару (монгол кызларына гашыйк булмас өчен).Үгетләгән дә иде Быстров - бармадым. Кирәк булганмы-юкмы - белмим.
Армия хезмәтен 1991 елның 23 октябрендә 55 яшемдә тәмамладым. Армия телендә әйтсәк, отставкага киттем. Бер мәртәбә районда (1966 ел) өч көнлек переподготовкада булып, пистолеттан өч пуля аттым. Комбат пистолеты монда да ярап куйды. Өйрәтүче офицер мактады да әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев