Ау сезоны ачыла
Алексеевск районы аучылар һәм балыкчылар җирле җәмәгать оешмасы ау яратучыларга ау сезоны ачылу турында хәбәр итә.
Ау вакыты: 28 апрельдән 7 майга кадәр таң атканда.
Җирле аучылар өчен юлламаларның бәяләре - 2000 сум, читтән килүче аучылар өчен - 3000 сум.
Ауга хокук бирүче юлламаларны 13 апрельдән көндезге сәгать 1 дән 6 га кадәр, Алексеевск бистәсе, Куйбышев урамы, 85 нче йорттан (элекке үзәк район хастаханәсенең административ бинасы) алырга була.
Белешмәләр өчен телефон: 8-927-670-33-96.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев