Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Август азагында район үзәге 1нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлсинә Хәкимова үзенең юбилеен билгеләп үтте

Укытучы булып туган Балаларның теле - кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Барысына да җавап биргәнсез - Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Август азагында район үзәге 1нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлсинә Хәкимова үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аның хезмәт биографиясе беренче мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Бу еллар эчендә Гөлсинә Нәбиулла кызына яраткан эшеннән - чит тел укытудан тыш озайтылган көн төркемендә тәрбияче булып та, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып та, эксперименталь эш буенча директор урынбасары булып та, завуч булып та эшләргә туры килә.

Гөлсинә Нәбиулла кызы нинди генә вазыйфада да намус белән эшләде, үзен җаваплы, бик белемле, укытучы өчен бөтен кирәкле сыйфатка: югары һөнәри осталыкка, балалар белән аралаша белүгә, камилләшүгә омтылуга, үзенә һәм башкаларга таләпчәнлеккә ия эрудицияле кеше итеп күрсәтте. Боларның барысы да, һичшиксез, эшендә югары нәтиҗәләргә ирешергә булышты. Аның укучылары тикмәгә генә конкурсларда, район һәм республика дәрәҗәләрендәге фән олимпиадаларында җиңүчеләр булмаганнардыр, бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда югары баллар алмаганнардыр. Укытучы турында укучылары, хезмәттәшләре, ата-аналар бары тик мактап кына сөйлиләр.

Татьяна Павлова, чит тел укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе:

- Гөлсинә Нәбиулла кызы - тирән белемгә һәм иҗат потенциалына ия тәҗрибәле педагог. Бер арттырусыз, ул - укытучыларның укытучысы, дип әйтергә була. Ачык дәресләр, биремнәр, мастер-класслар, һөнәри эшчәнлекне тәкъдир итү аркылы тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән бик бай уртаклаша. Семинарларда, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә даими төстә катнашучы буларак, ул сәләтле балалар белән аерым дәресләр үткәрүне укытуда һәм тәрбияләүдә мөһим нәрсә дип саный. Яңаны кабул итүгә, укытуда аеруча мөһим алымнар эзләүгә һәрчак әзер. Ләкин ул талантлы һәм иҗади педагог кына түгел, ә бәлки яхшы күңелле һәм үтә зирәк кеше дә.

Олеся Богомолова, 1нче Алексеевск урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы:

- Гөлсинә Нәбиулла кызы - хезмәт сөючәнлек, җыйнаклык һәм җаваплылык үрнәге ул. Дәресләре (алар буена укучылар эшкә баш-аяклары белән чумалар) җентекләп уйланылган. Балаларга шулкадәр кызык ки, алар аруның ни икәнен дә белмиләр. Бу тикмәгә генә түгел, чөнки эшчәнлекнең бер төре икенчесе белән алмашынып кына тора. Алган белемнәрне тапшырып өлгерергә, биремне тикшерергә, аны яклауга әзерләргә, шуның белән беррәттән карточкаларны тикшерергә һәм дәрес барышында эшләнгән эшләргә бәя бирергә кирәк. Укучыларның эшкә сәләтлелеге аларга укытучыдан килә.

Нина Боровкова, 1нче Алексеевск урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы:

- Ата-аналар, хезмәттәшләр, укучылар Гөлсинә Хәкимованың эшчәнлегенә югары бәя бирәләр. Үз эше белән мавыккан һәм аны яратучы, югары нәтиҗәләргә һәм укучыларның белем сыйфатына ирешергә омтылучы кеше буларак, ул даими төстә белемен күтәрү өстендә эшли Кабинетын җиһазлауга аерым игътибар бирә. Анда бөтен нәрсә укучыларның фән буенча төрледән-төрле мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Гөлсинә Нәбиулла кызы турында, бу - уникаль, түземле, һич боекмас кеше, шул ук вакытта таләпчән һәм гадел педагог, дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Үз башыннан күпне кичергән һәм үткәргән булуына да карамастан, аны тормышка мәхәббәт, рухи көч, һәрчак алга барырга омтылуы аерып тора. Ул - яратучы һәм кайгыртучан әни, дәү әни һәм ир хатыны. Киләчәктә дә Гөлсинә Нәбиулла кызының тормыш юлы гармоник, шатлык һәм хатын-кыз бәхете белән тулы булсын иде.

Шунысы үзенчәлекле, Гөлсинә Хәкимованың педагогик эшчәнлеге күп кенә дәүләт бүләкләре белән бәяләнде: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән - мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән инглиз теле буенча республика олимпиадасы призерын әзерләгәне өчен лаек булды. Аның хезмәте шулай ук мәгълүмати-методик үзәкнең һәм мәктәпнең Рәхмәт хатлары, "Иң яхшы укытучыбыз" исемле республика дәрәҗәсендәге грант белән билгеләп үтелде.

Иң зур бүләк - укучыларның һәм хезмәттәшләренең хөрмәте һәм яратуы.

Хөрмәтле Гөлсинә Нәби кызы! Юбилеегызда Сезгә сәламәтлегегез турында азрак борчылуыгызны, бетмәс-төкәнмәс күтәренке кәеф телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев