Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авыр хәбәр

Сугыш, сугыш... Күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, ятимлек китергән ул. Ирсез калган хатыннар, гомерләренең соңгы көннәренә кадәр улларын көткән ата-аналар, туган җирен, туганнарын, яраткан кызларын, бала-чагаларын сагынып сугыш кырында ятып калган ир-егетләр... Инде сугыш бетте дигәч тә кайта алмый калганнары, сугыш яраларыннан кайтып та озак яши алмый, үлеп китүчеләре тагын да...

Сугыш, сугыш... Күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, ятимлек китергән ул. Ирсез калган хатыннар, гомерләренең соңгы көннәренә кадәр улларын көткән ата-аналар, туган җирен, туганнарын, яраткан кызларын, бала-чагаларын сагынып сугыш кырында ятып калган ир-егетләр... Инде сугыш бетте дигәч тә кайта алмый калганнары, сугыш яраларыннан кайтып та озак яши алмый, үлеп китүчеләре тагын да кызганычрак.
Күз яшьле, кан коюлы бу сугышның бетүенә быел 67 ел булачак. Әгәр инде "Хәтер", "Алар илгә җиңү алып кайттылар" дигән китапларга күз салсак, сугышның беренче көннәреннән үк Ватаныбызны якларга әтиемнең туган авылы Зур Тигәнәледән 300дән артык кеше китүен белә алабыз. Шулар арасында безнең өчен бик кадерле булган туганнар да бар. Әтиемнең дәү әтисе Мостафин Хизбулла-1942 елда, әтисенең абыйсы Әсәдулла-1941 елда, дәү әтисенең энеләре Габдулла, Таҗетдин, Садретдин Мостафиннар 1941 елда Ватанны сакларга киткәннәр. Дөрес, алар исән кайтканнар, дип исәпләнсәләр дә, һәрберсе каты сугыш яраларыннан котыла алмаганнар, сугыш яралары аларга тынгылык бирмәгән.
Минем кулымда саргаеп беткән кечкенә генә фотосурәт. Бу минем дәү әтием Мәсгутнең әтисе Мостафин Хизбулла. Аның үлеме гаилә өчен генә түгел, ә авыл халкы өчен дә зур фаҗига була.
Хизбулла бабам сугышка 1942 елда китә, 356нчы укчы дивизиядә хезмәт итә. 1943 елда башы каты яраланып, озак вакытлар Новосибирск шәһәре госпиталендә дәвалана. 1943 елның 20 ноябрендә башындагы яралары төзәлеп беткәнче 6 айга өйдә дәваланырга озатыла.
Әбиемә бабамның, госпитальдән чыгып, Казандагы сеңелесенә кереп кунып чыгуы, сеңелесенә шаяртып: "Мин Аллаһ бирсә, балаларның кичке ашка утырган чакларына туры китереп кайтырмын, тәрәзә чиртермен, кайтканны белсәләр, нишләрләр икән?.."-дип әйтүе билгеле була.
Менә шуннан инде әбиемнең йокылары кача, бабамны эзләргә керешә. Район хәрби комиссариатыннан да уңай хәбәр ала алмагач, Кама аръягындагы авылларга чыгып китә. Кышкы салкыннарда аягына чабата киеп, бабамны күпме генә эзләсә дә, таба алмый.
...Хизбулла сугыштан кайтканда, Казаннан җәяү кайту сәбәпле, авылыбыздан 1-2 чакрым ераклыкта, олы юлдан ерак түгел басу читендә ял итәргә утыра һәм шунда үлеп китә. Карлар эреп, җир ачыла башлагач, авыр хәбәр көтмәгәндә килә. Авылдан 2 километр ераклыкта ир-ат гәүдәсе табыла. Бу минем бабам Хизбулла була. Шушы көнгә кадәр өметен җуймыйча, ирен көтеп яшәгән дәү әнием 5 баласы белән ялгыз кала...
Аның янында "Батырлык өчен", "Ватан өчен" дигән медальләре дә була. Менә шушы белешмәләргә таянып, бабамның Ватанны саклауга зур өлеш кертүе, сугыш яраларыннан үлүе ачыклана.
Сугыш чоры елдан-ел ерагая бара. Без быел аның 67 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Безгә әби-бабаларыбыз күргән ятимлек ачысын, сугыш авырлыкларын күрергә насыйп булмасын. Ә бабаларыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Миләүшә МОСТАФИНА, 1нче Алексеевск урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев