Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авыл кешеләре турында кайгырту - безнең төп бурыч

21 апрельдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Җирле үзидарә көнен, тормышларын якташлары, туган як турында кайгыртуга багышлаучылар билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан авыл җирлеге башлыклары безгә үзләренең тормышлары турында сөйләделәр.

Шабутдинова Надежда Петровна – Войкино авыл җирлеге башлыгы:

– Безнең авыл җирлегендә 421 кеше яши. Авыл җирлеге берничә авылдан тора: Войкино, Базяково, Пановка, Ямкино. Җаваплы һәм күп функцияле вазыйфаны мин 2015 елның сентябреннән бирле башкарам.

Еллар дәвамында максатлар үзгәрешсез калды: авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту һәм территориянең социаль үсешен тәэмин итү. Муниципаль хакимият дәрәҗәсе кешеләргә, аларның реаль кайгыртуларына якын, димәк, диалогка, кире элемтә алырга омтылыш - җирле хакимият эшендә өстенлек булып тора. Гражданнар белән тыгыз хезмәттәшлектә генә мөһим бурычларны хәл итеп була, бу очракта киләчәккә дә планнар корырга ирешергә мөмкин.

Мин үз эшемне болай төзим: атнага бер тапкыр ерак торак пунктларга барырга, гражданнарны шәхси кабул итәргә, халык белән очрашырга, аларның проблемаларын, тәкъдимнәрен, зарларын тыңларга тырышам. Көндәлек эш бурычлар чишелешеннән барлыкка килә. Бәйрәмнәр – шулай ук якташлар белән сөйләшү өчен менә дигән сәбәп булып тора. Гадәттәгечә мин авыл халкын бәйрәм концертларында, ә чиркәү бәйрәмнәрендә – Изгеләр чишмәсендә котлыйм. Авыр тормыш хәлендә калганнарга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышам. Халык үзе дә референдум, җыелышлар, фикерләр сораштыру рәвешендә җирле үзидарәне алып бара.

Аларны борчыган шактый мөһим мәсьәлә – безнең торак пунктларның территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү, кешенең яшәү һәм сәламәтлеге өчен уңайлы шартлар тудыру.

Безнең җирлек 2014 елдан бирле үзара салым буенча дәүләт программасында актив катнаша. Минемчә, бу җирле дәрәҗәдәге проблемаларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Үзара салым акчасына без өч авылда балалар мәйданчыклары булдырдык, Войкино авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куйдык, урамнарны чабу өчен бензочапкыч сатып алдык, Базяково авылында суүткәргечне ремонтладык һәм башка бик күп эшләр башкардык. Агымдагы елда Базяково авылында кое төзекләндерү планлаштырыла.

Войкино авыл җирлеге ике ел рәттән җирлек территорияләрен санитар чистарту буенча район икеайлыгы нәтиҗәләре буенча җиңүче булды. Ә чишмә һәм часовня территориясен төзекләндерү традициягә керде. Бу - авылның визит карточкасы һәм авыл кешесе үз кунакларын бу изге урынга алып бара. Авыл халкы көче белән ел әйләнәсендә ул урынны карап торулары яхшы. Табигать матурлыгына соклануны һәр килүче дә әйтә.

Авыл җирлегендә барлык проблемалар да җиңел һәм тиз хәл ителсә, әйбәт булыр иде. Әмма реаль тормышта алай булмый. Бюджет чикләнгән.

Бурычлар күп, һәм безгә аларны үтәргә кирәк. Шуны әйтәсем килә, авырлыклар һәм мәшәкатьләр һәрвакыт булачак, әмма кулларны төшермәсәң, җиң сызганып эшләсәң, стандарт булмаган чишелеш эзләсәң, акчаларның альтернатив чыганакларын тапсаң, яшерен ресурсларны ачсаң, иң амбициоз идеяләр һәм проектлар тормышка ашырылачак.

Җирле үзидарә көне – Россия муниципалитет хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Хөрмәтле хезмәттәшләр. Җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Бары тик халкыгыз файдасына гына эшләр баш-карырга язсын. Халык мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып карарлар кабул итегез. Үз вазифаларыгызны дәрәҗә, намуслык һәм гаделлек белән башкарыгыз. Сезгә барлык эшләрегездә дә уңышлар, шәхси тормышыгызда иминлек һәм муллык телим. Кешегә хакимият итүне тапшыргач, ул күп сыйфатларга сынау уза. Мин сезне әлеге имтиханнарны уңышлы тапшыруыгыз белән котлыйм. Шундый ук лаеклы халык сайлаучылары һәм яхшы кеше булып калуыгызны телим.

Данилова Валентина Александровна – Зирекле авыл җирлеге башлыгы:

– Безнең авыл җирлегендә 658 кеше яши. Җирлек территориясе зур, ә менә торак пунктлар бер – берсеннән ерак урнашкан. Әмма бу безгә бердәм һәм тату яшәргә, проблемаларны бергәләп хәл итәргә комачауламый. Халык белән еш һәм төрле форматта очрашабыз: бу гражданнар җыены, шәхси кабул итү, шулай ук ышанычлы әңгәмәләр дә булырга мөмкин. Безнең эштә иң мөһиме – кешеләрнең, якташларыбызның хөрмәтен югалтмау булып тора. Чөнки нәкъ менә кешеләр - һәр эштә төп көч һәм таяныч.

Безнең авыл җирлегендә йорт хуҗалыкларының барысы да тулысынча газлаштырылды, урам утлары үткәрелде, юллар әйбәт. Әмма төзекләндерү эшләре тукталмый: үзара салым акчасына якташларга һәйкәлләр куелган, авыл зиратлары әйләндереп алынган. Ә тагын 2018 елда Зирекле авылында ике торак йорт торгызылды. Ә ике торак пунктта янгын гидрантлары урнаштырылган. Мәшәкатьләр дә бар. Мәсәлән, су белән тәэмин итү системасы искергән. Җирлек эчендәге юллар да ремонт таләп итә. Безнең алда куелган бурычлар күп. Әмма проблемалы ситуацияләрне хәл итәргә көч тә, омтылыш та бар.

Безнең һөнәри бәйрәмебез – Җирле үзидарә көне булып узды. Бәйрәмебез белән котлап, барыгызга да нык сәламәтлек, Алексеевск район иминлеге өчен уңышлы эшләр, шулай ук авылдашларның ышанычын һәм хөрмәтен телим.

Афанасьева Марина Робертовна – Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы:

– Авыл җирлеге хакимияте – үз халкының иң мөһим, көндәлек проблемаларын хәл итүче хакимият органы һәм җирлектә барган үзгәрешләр уңышы күп очракта уртак эшләрдән һәм бер – береңә ышанычтан - кешеләрнең хакимияткә, ә хакимиятнең кешеләргә ышанычына бәйле, шулай ук проблемаларны ачыклый һәм аларны хәл итә белүдән тора.

Безнең җирлекнең башлыгы озак еллар Тамара Федоровна Иванова булды, ул үз эшен төгәл белүче һәм куелган максатына ирешүче кеше. Тамара Федоровна җирлек өчен бик күп эш башкарды, дип әйтәсе килә. Ул территориянең үсеше, кешеләр өчен җан атып торды. Нәкъ менә шуңа күрә авыл яшәүгә сәләтле һәм үсеп баручы булды һәм булып кала да инде.

Күп милләтле халкы булган Зур Полянка авыл җирлеге территориясе 863 кешедән торган өч торак пунктны үз эченә ала. Безнең яшьләр шәһәргә омтыла, әмма калучылар үзләре өчен тагын да уңайлырак тормыш телиләр, шуңа күрә җирлектә бишенче ел үзара салым программасы актив эшли, ул мөһим

хуҗалык мәсьәләләрен: тезекләндерү, юллар төзү һәм ремонтлау, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү һәм башка күп кенә мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә. Әлбәттә, аларның барысы да бер көнлек генә түгел, даими игътибар, ә иң мөһиме – финанслау таләп итә.

Без һәрвакыт халык өчен эшлибез. Авылларыбыз тормышы белән бәйле барлык мәсьәләләрне һәм проблемаларны гражданнар җыеннарында хәл итәргә тырышабыз. Ә җирлектә проблемалар аз түгел: эш урыннары җитмәүдән башлап, өлкәннәрнең гомуми саны арта баруы. Һәм без уртак көч белән генә авылларыбыз тормышын яшәү өчен уңайлырак һәм кызыклырак итә алуыбызны аңлыйбыз.

Муниципалитет хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне уңаеннан барлык хезмәттәшләремә иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, һөнәри осталык, эшегездә ныклык, максатыгызга ирешүдә нык тору, карарларны кабул итүдә зирәклек һәм илебезнең зур киләчәге хакына яңа казанышлар теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев