Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авылның бер бизәге

Күптән түгел Урманасты Шунталысы авылы мәдәният йорты директоры Земфира Вәлиева үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Шул уңайдан аның хезмәттәше, Коры Көрнәле авылы мәдәният йорты директоры Дилбәр Казакова мәдәният йортының барлык хезмәткәрләре исеменнән аны котлап, редакциягә хат язып җибәргән:


– Бар табигать уянып, чәчәккә күмелгән бер мәлдә дөньяга килгәнгәме, Земфира ханым үзе бер чәчәк бәйләменә охшап тора. Ул уңган хуҗабикә, иренең бердәнбере, балаларының яраткан әнисе, сөйкемле дәү әни, үрнәк хезмәткәр, туганнарының терәге, ышанычлы дус, уңган-булган хуҗабикә.

 

Сүзем – Урманасты Шунталысы авылы мәдәният йорты директоры Земфира Вәлиева турында. Земфира Ислам кызы шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте.


Аны районыбызда гына түгел, ә республикабызда да яхшы беләләр. Ул җитәкләгән мәдәният йорты иң алдынгылардан санала. Ул иң яхшы бәйрәм чаралары оештыра. Хезмәттәшем, дустым Земфира Ислам кызы – бик киң күңелле кеше.

 

Ул мәдәният йортына йөрүче һәрбер кешене үз итеп кабул итә. Авыл халкына хезмәт итеп кенә калмый, районыбызның мәдәниятен үстерүгә дә зур өлеш кертә, дисәм дә ялгышмам. Ул эшкә җанын-тәнен бирә торган остаз.


 Алар бөтен гаиләләре белән мәдәният-сәнгатькә чумганнар. Мәдәният йортында, шулай ук районда, башка авылларда үтә торган бөтен мәдәни чараларда бергәләп мәш килеп катнашалар, ул искиткеч матур бәйрәмнәр оештыра. Кай арада өлгерә дә, кай арада барысына да җитешә, диген. Бәйрәмнәр уздырып кына калмый, табынын да тиз арада әзерли.

Мәдәният йортында булган һәр кеше Земфира ханым әзерләгән ризыкларны мактый-мактый ашый. Шул сыйфатлары белән ул үзенә карата соклану тудыра.


Земфира ханымның бәйрәмнәрдә ире дә, улы да гел актив катнашып киләләр. Уллары татар халык биюләрен башкарганда баскан җиреннән ут чыгара, күз иярмәс тизлек белән тыпырдый. Ире баянда искиткеч матур итеп уйный, җырлый, ә үзе, аңа кушылып, моңлы тавышлары белән җыр суза.

Бик матур дуэт килеп чыга.Аларның бәхетенә карап, бөтен кеше ак көнләшү белән көнләшә. Бик матур, бик күркәм һәм бәхетле, тәртипле гаилә, диләр алар турында авылдашлары.


 Дустым, хезмәттәшем, шушы гомер бәйрәмнәреңне билгеләп үткән бер мәлдә сиңа барлык хезмәттәшләрем исеменнән эшләгән эшләрең өчен чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Синең мәдәнияткә керткән өлешең ифрат зур.


 Алар ире белән Урманасты Шунталысы авылында, авылга ямь кертеп, аңа җылы сулыш өреп, бер-берсенә таяныч-терәк, бербөтен булып, гөрләтеп яшәп яталар. Сез булдырасыз, диясем килә аларга.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга, Земфира ханым, сез килгәнсез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!

Юбилеең белән сине, дустым, Ходай Тәгалә үзеңне исәнлектән аермасын,
Рамилең, балаларың, оныкларың,  киявең уртасында матур бер бизәк булып, озын-озак яшәргә, күкрәргә насыйп булсын.
Синнән тагын яңа идеяләр, матур бәйрәм чаралары көтеп калабыз.


Ышанасы килми һич!
Бәлки, бу бер шаяртудыр.
Земфирага илле биш?!
Биреп була әле сиңа
Күп дигәндә утызны.
Картайтмыйча гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?
Төгәл яшен бер бәндә дә
Әйтә алмас иреңнең дә,
Яшәп ятасыз бугай сез
Мәңге яшьлек илендә.
Шуңа күрә без телибез
Ирең белән гел бергә,
Балалар, оныклар уртасында,
Язсын сиңа исәнлектә
Йөз яшеңне күрергә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев