Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авылыбызның “йөзек кашы”

1961 елның 28 апрелендә Норлат районының (элеккеге Октябрь районы) Кычытканлы авылында Әсхәт абый һәм Суфия апа гаиләсендә икенче бала булып бер кызчык дөньяга аваз сала.

Аңа Фәния дип исем кушалар. Менә шул кызчык үсеп җитеп, укытучы һөнәрен сайлап, аңа тугры калып, 60 яшен тутырды.

Шушы күркәм юбилее белән аны хезмәттәшләре, дуслары газета битләре аша котлый.

Хәлилова Фиягөл Зәйдулла кызы, Зур Тигәнәле авылының С. Баттал исемендәге “Туган якны өйрәнү” музее мөдире:

-Мин Фәния апа белән 1997 елның сентябрендә Зур Тигәнәле урта мәктәбенә педагог-оештыручы булып эшкә килгәч таныштым. Ул үзенең белемле, игътибарлы, кешелекле булуы белән үзенә тартып тора. Нинди генә сорау буенча мөрәҗәгать итәргә туры килсә дә, аның фикерләре төпле, кирәкле, акыллы булды. Кирәкле эшне тиз арада аңлап, җиренә җиткереп эшләп куя торган укытучы ул. Бүгенгесе көндә лаеклы ялда булса да, һәрвакытта да хәлләребез белән кызыксынып тора, бик ярдәмчел, кунакчыл. Фәния апа бик оптимист кеше, теләсә нинди очракта да уңай якны гына күрергә тырыша. Аның тагын бер күркәм сыйфаты: туганнары өчен өзелеп торучы кеше ул.

60 яшегез белән котлап,

Зур бәхетләр сезгә

телибез.

Кешелекле булганыгыз

өчен,

Олылыйбыз бүген

сезне без.

Зарипова Лилия Дамир кызы, Зур Тигәнәле авылының С. Баттал исемендәге “Туган якны өйрәнү” музее хезмәткәре:

-Мин белә башлаган Фәния, яңа Арча педучилищесын бетереп кайткан яшь, сылу, сабыр холыклы укытучы кыз иде. Безнең яшьлек елларыбыз бер чорга туры килгәнлектән авыл җирлегендә оештырылган чараларда, күмәк эшләрдә һәрвакыт бергә булырга туры килде. Фәниянең төгәл, аек фикере, үз сүзен әйтә белүе, акыллы киңәшләре безгә һәр эштә үрнәк булды. Тормыш төзегән, балалар үстергән чорлар янәшә булганлыктан, Фәния белән аралашыларга, ярдәмләшергә еш туры килде. Әмма бервакытта да аның кире карашына юлыкмадым.

Бүгенгесе көндә музейда дин дәресләре буенча оештырылган “Илһам” түгәрәгенең актив әгъзасы да ул. Дәресләрдә яхшы укучы гына түгел, ул күңелле яллар да оештыра. Аның оештыру сәләте искиткеч көчле, үз тирәсенә кешеләрне тарта белә. Фәния укытучы, юлдаш һәм иптәш буларак бер дигән кеше. Мин аны чын күңелемнән гомер бәйрәме белән котлыйм. Аның һәрвакыт сау-сәламәт, гаилә бәхетендә, якыннары янәшәсендә актив тормыш кичерүен телим.

Зарипова Гөлсем Рәшит кызы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:

-Фәния апа белән якыннан чын-чынлап танышуым Норлат районы Кычытканлы авылына туганнан туган абыем Равилга кәләш төшерергә килгәч булды. Август аеның бик рәхәт, җылы, бәрхет көннәре иде бу. Мөләем Фәния апаның оялчан елмаюыннан бит очлары алсуланган. Кодалар безне бик җылы каршыладылар. Гаиләдә 5 бала: 4 кыз һәм 1 улларының бик тату яшәгәннәре шунда ук күзгә чалынды, алар бер-берсенә апам, энем дип кенә эндәшәләр иде. Әнә шундый матур- тату гаиләдән ул, безнең Фәния жиңгәбез-киленебез. Матур тәрбия алганлыгы, кунакчыллыгы туганнар арасында аны бик тиз үз кеше иттерде. Яшь кенә булуына да карамастан бер эштән дә тайчанмыйча, һәр тотынган эшен җиренә җиткереп эшләве аның туган гаиләсеннән

алып килгән зур тәрбиясе дип беләм. Өе чиста, тәмле ризыклары пешкән, һәр җирдә гөлләр чәчәккә күмелеп тора. Бер кыз, бер ул үстерделәр алар Равил абый белән. Әти - әниләре үрнәгендә алар да тормышта үз урыннарын таптылар. Бик матур яшиләр.

Хезмәт урыныбыз да бергә булды. Акыллы- эшлекле киңәшләре гел урынлы иде Фәния җиңгинең. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә югары категорияле чит телләр укытучысы булды. Хезмәттәшләре дә аны хөрмәт итәләр иде, бүген дә аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп.

Фәния апа, сине зур юбилеең белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез.

Гади, сабыр, олы җанлы

да син,

Кылганнарың бары

изгелек.

Кайгыларсыз үтсен

һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын

гомерлек.

Туган көннәр ел да

кабатлана

Ләкин кабатланмый

үткәне.

Бәхет, шатлык һәм

тазалык белән

Килеп торсын

иде көткәне.

Хаметшиннар һәм Зариповлар гаиләсе

Яруллина Римма Дамир кызы, хезмәттәше, гаилә дуслары:

- Фәния Насыйхова белән без бер коллективта 30 елдан артык бергә эшләдек. Бөтен гомерен, көчен балалар тәрбияләүгә биргән зат буларак эчкерсезлеге, ихласлыгы, ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулады ул. Бик тә оптимист, шат күңелле кеше. Эшне җиренә җиткереп эшләве, үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге, төгәллеге, пөхтәлеге белән аерылып торды. Үз һөнәре остасы булды ул, районда, республикадагы хезмәттәшләре арасында да аның һөнәри осталыгы югары бәяләнде.

Әйләнә-тирәсендәге бер генә кешегә дә битараф булмас ул, һәрберсенең хәленә керешә, булдыра алганча ярдәм кулы суза. Аның фикеренә, сүзенә, киңәшенә ничектер барысы да колак сала иде. Коллективта барыбыз да киңәш сорап аңа килә идек. Уку-укыту проблемалары буенча да, конфликтлы ситуацияләр булганда да, ничектер гади генә итеп, дөрес юлны күрсәтеп җибәрә иде ул.

Кайгы килгәндә, ярдәмгә ашыгучы, шатлык-сөенечләреңне бүлешер дустың булу зур бәхет инде ул. Без гаиләләр белән дус булып яшәдек. Тормышыбыздагы иң авыр вакытларда алар ярдәмгә килде, шатлык - сөенечләребезне дә бүлешеп торалар.

Дустыма рәхмәтем зур! Мин сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйм. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Хәйбуллина Энҗе Нәбиулла кызы, ясле-бакча тәрбиячесе:

-Искиткеч зыялы, әдәби зәвыклы, оештыру сәләте көчле булган, укытучы да, шул ук вакытта кеше хәленә керә белүче, йомшак кына сөйләшүче ханым да, кайгыртучан әни дә, бәхетле хатын да ул Фәния Әсхәт кызы.

Укытучы, кызымның сыйныф җитәкчесе буларак та аңа бары тик рәхмәтлебез. Ул нинди генә иҗат кичәләре, ярышлар, гаилә бәйрәмнәре, очрашулар, олимпиадалар үткәрмәде, балаларыбызны үз балалары кебек яратып, әти-әниләрнең дә күңеленә ачкыч таба белде.

Хәзер инде Фәния апа белән Равил абый икәү генә яшиләр, пенсиядә. Ләкин пенсиядә дип кенә кул кушырып утырмыйлар. Терлек асрыйлар, бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Фәния апа авылыбызда үткән чаралардан читтә калмый гына түгел, ул башлап йөрүче, сценарий төзүче, күп кенә кичәләрне алып баручы да.

Авыл тарихына багышланган язмалары, авылыбызның олы шәхесләре турында һәрьяклап киң итеп яктыртылган мәкаләләре һәрдаим интернет челтәрләрендә чыгып тора. Архив материалларын өйрәнеп һәр кешегә гади тел белән җиткезә белә ул. Шушы арада Фәния апаның юбилее. Без аны шушы шатлыклы көне белән котлыйбыз. Саулык, бәрәкәтле озын гомер, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X