Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авылым күгендә йолдызлар...

Сезнең күктәге йолдызларның иң якты, иң хәтәр җемелдәп янганын күзәткәнегез бармы?

Булмаса, мин әйтәм: августта. Кышкы салкын кичләрдә дә алар бик якты, ләкин ул салкында аларны аяк катырып күзәтергә бик рәхәт түгел. Ә менә август кичендә җилкәңә җылы бөркәнәсең дә, рәхәтләнеп өй турысындагы эскәмиягә утырып күккә багасың... йолдызларга исем кушасың.

 

Мин үзем ул йолдызлар артында нинди дә булса шәхесләрне күрәм. Әле шушы көннәрдә тагын берсенә исем куштым. Арадан берсе шундый якты да, шундый тыйнак та җемелдәгәнен Зәмзәмия дип атадым. Ни өченме?


1969 ел. Минем тәүге тапкыр мәктәпкә барган елым. Анда безнең һәркөн күреп ияләнгән беренче сыйныф укытучыбыз Мөнирә ападан башка тагын күп кенә укытучылар эшли, араларында яшьрәкләре дә бар. Мин озын тәнәфестә залга чыгып бию оештырганнарын карарга яратам (ике малайның берсе гармунда уйный иде ул елларда).

 

Биюе ни булса ул, күңел ачуны гаҗәеп чибәр бер апа оештыра. Өстендә янып торган кызыл кофта, чем кара гармун итәк. Ә карлыгач канатыдай кап-кара чәчләре дулкынланып җилкәләрен иркәли, күзләре дә чем кара. Шомырт тәлгәше инде! Читтән генә шушы матурлыкка хозурланып, апаны күзәтәм. Эх шундый матур булсаң!

 

Тик бу бәхет озакка бармады, апам юкка чыкты. Кияүгә чыккан. Күрше Түбән Тигәнәле егете Рәшит абый килеп алып киткән минем Зәмзәмия апамны...Ул миннән алдагы башлангыч сыйныфның укытучысы икән. Үзе матур җырлый. Ул уку елы барышында киткәч, бик юксындылар аны укучылыры. Тик нишләмәк кирәк, тормыш бит бу.


Зәмзәмия апа сугыш афәтендә шактый биртелеп, исәнлеген югалтып кайткан фронтовик егет Зәкиулла абый белән искиткеч сөйкемле, сабыр Зәйтүнә апа Кәбировларның олы кызлары, сугыштан соңгы авыр 1948 елның 27 августында дөньяга килә.

 

Аннан соң туган энесе Зөфәргә, сеңелләре Зөлфия, Зөбәйдә, Зөләйхага, иң төпчек энесе Зиннурга үрнәк булып, таяныч булып үсә. Туганнары да Зәмзәмия апа йогынтысындадыр, искиткеч тыйнак, тәрбияле, акыллы булып үстеләр, мәктәптә үрнәк, яхшы укучылар булдылар.


Зыялылык, белемгә омтылыш аларның нәселендә. Әнисе ягыннан бабасы Коры Көрнәледән әле XX гасыр башында Казанның үзенә барып күренекле уку йортларында дини һәм дөньяви белемнәр алып кайткан авылыбыз имамы Хәмит мулланың туган энесе, үзе дә бик булдыклы, укымышлы кеше була.

 

Сигезьеллык авыл мәктәбен тәмамлаган Зәмзәмия дә укытучы булу теләге белән Казанга юл ала, “башлангыч сыйныфлар укытучысы” дигән мактаулы исемне 41ел: баштан Коры Көрнәле мәктәбендә, аннан Урта Тигәнәле мәктәбендә югары йөртә.

 

Мин Зәмзәмия апаның эш алымнарын, уңышларын да хәтта саныйсым килми: әгәр кеше 40 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган икән, әгәр аның дәвамчылары бар икән, димәк ул үз урынында хезмәт иткән, эшен җиренә җиткереп башкарган. Бүген ул Хезмәт ветераны, күпсанлы дәүләт бүләкләре, Россия Мактау грамотасы иясе.


Хәдисләр арасында, ялгышмасам, шундые бар: “Ике кыз бала тәрбияләгән ана җәннәтле булыр”. Ә Зәмзәмия апа өч кыз үстерә. Әле ничек? Түбән Тигәнәледән эшкә Урта Тигәнәлегә һәркөн 4 чакрым җәяү йөреп. “Ике смена арасында яки буш дәресемдә йөгерә-йөгерә кайтып, ул чакта күкрәк баласы булган кызларымны имезеп, ашатасын ашатып, яңадан мәктәпкә йөгерә идем” дип искә ала ул.

 

Кайнанасы белән дә тату гомер кичерәләр, матур итеп тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Мул тормыш итү өчен, терлекләр тотарга да, кош-корт асрарга да вакыт табыла. Әти-әниләренең ничек итеп тырыша-тырмаша яшәвен күреп, кызлары да белемгә омтылып, тырыш, уңган булып үсеп җитәләр. Ата-ана йөзенә кызыллык китермичә үз гаиләләрен төзиләр, кешеләргә кирәкле һөнәрләр алып намуслы хезмәт итәләр.


Олы кызлары Лилия әнисе юлыннан китеп физика-математика укытучысы һөнәрен сайлаган. Баштан Түбән Кама шәһәре мәктәпләренең берсендә укыта, уку эшләре буенча директор урынбасары була, хәзер Казан шәһәрендә яши. Кызы Диана юрист һөнәрен сайлаган, улы Адель 11 сыйныфта белем ала.


Икенче кыз Люция медицина өлкәсен сайлый. Аның игезәк балаларының берсе Динар Уфа дәүләт университетының нефть эшкәртү тармагына караган бүлегендә уңышлы белем ала, ә Алия Казан Федераль Университеты студенты, булачак экономист.


Өченче кыз Эльза шулай ук медицина өлкәсен үз иткән, Казан шәһәре матурлык салоннарының берсендә хезмәт күрсәтә.


Балалары, оныклары турында сөенеп, горурланып сөйли Зәмзәмия апа.


Тормышның яме, мәгънәсе әнә шунда да инде: синең дәвамчыларыңның йөз аклыгың булуында. Бүген дә Рәшит абый белән Зәмзәмия апа пар канат булып матур гына Урта Тигәнәле авылында гомер кичерәләр. Һәр шимбәдә ап-ак итеп агартылган мунча мөрҗәсеннән төтен чыга, Көрнәле мәтрүшкәсе кыстырылган минек исләре тарала: ялга кияүләр, оныклар кайта. Өй ямьгә күмелә.

 

Еш кына алар үзешчән концертларда чыгыш ясыйлар: Рәшит абый гармунда уйный, Зәмзәмия апа җырлый. Җырламыйча! Җыр бит ул күңелне сафландыра, сагыну- сагышларны бастыра, рухи тәрбияли. Ул һич кенә дә биш вакыт намаз укырга, Корьән сүрәләре укып дога өмет итүчеләргә багышларга комачауламый. Әнә шуларның барысын да яратып үти Зәмзәмия апа.


Ястү намазы алдыннан ишек алдына чыксаң, күктәге йолдызларга игътибар итәсең. Бихисап күп бит алар, август аенда аеруча якты яналар.


Алар Урта Тигәнәле өстендә дә, Коры Көрнәле өстендә дә шул, уртак. Туган Коры Көрнәлегездә дә Сезне йолдызга тиңләп искә алучылар байтак әле, Зәмзәмия апа. Без Сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, Рәшит абый белән пар канат булып, балаларыгызның яратуын, оныкларыгызның ихтирамын тоеп, оныкчыкларыгызга сөенеп, туганнарыгыз, якыннарыгыз белән аралашып озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне теләп калабыз.

 

Авылдашларыгыз исеменнән Резидә Фатыйхова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев