Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бабабыз – кадерле кешебез

Шушы көннәрдә Кыр Шунталысы авылында яшәүче Исмәгыйлев Ибраһим Исмәгыйль улы 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шул уңайдан оныкасы Алинә Имамиева редакциягә хат язып җибәргән.

Кыр Шунталысы авылында гади крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән әтисез калып (әтиләре сугыштан кайтмый) өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында механизатор һөнәрен үзләштерә.

Армиядә хезмәт итеп кайткач, күрше Яуширмә авылы кызы Нурия белән гаилә корып, ике малай һәм бер кыз үстерәләр. Әбием белән бабаема тормышта күп кенә сынауларны җиңеп чыгарга, авыр кайгылар күрергә насыйп була. 1981 елда – олы улларын, егерме биш елдан соң бердәнбер кызларын да җир куенына салырга туры килә аларга.

Гомерен тракторчы хезмәтенә багышлаган бабама “Хезмәт ветераны” исеме бирелде. Ул– оста куллы, зирәк акыллы, уникаль кеше. Оныкларының алгебра, геометриядән чишә алмаган мәсьәләләрен чишеп бирүче, таушалган аяк киемнәрен модалы итеп тегүче, ватылган уенчыкларны төзәтүче безнең бабай булыр ул.

Яшьләр белән беррәттән печәнен дә чаба, бәрәңгесен дә утырта һәм ала да ул. Лаеклы ялга чыгып, эштән туктавына егерме елдан артык вакыт узса да, бабамның техникумда укыганда алган механизаторлык эше китаплары әле дә киштәсендә саклана. Шул китапларны төннәр буе укып, өйрәнеп, киңәш сорап килгән тракторчыларга ярдәм итә.

Олы яшьтә булуына да карамастан, ул әле дә күзлексез газета-китаплар укый, хәбәрләре белән кызыксынып тора. “Ак Барс” хоккей командасының бер генә уенын да калдырмыйча карап, җан атып утыра. Кечкенә оныкчыкларына китаплар укып, аларны дөньяны танырга өйрәтә.

Бу көннәрдә бабаебыз 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Әбиебез, улы, килене, барлык оныклары, оныкчыклары исеменнән кадерле кешебезне туган көне белән котлап, аңа сәламәтлек, исәнлек-саулык, имин тормыш, тынычлык, шатлыклы, бәхетле гомер, якты көннәр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев