Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бахты авылында кунакта

Кр.Баран авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле чараларны гел үткәреп торалар. Алар үз авылларында да, тирә-якта да концертлар куялар, төрле бәйрәмнәрдә катнашалар. Шушы көннәрдә генә алар Чистай районының Бахты авылына барып, бай эчтәлекле концерт күрсәтеп кайтканнар. Бу хакта авыл китапханәчесе Галина ГУРЬЯНОВА язып җибәргән.

- Шушы көннәрдә Чистай районының Бахты авылы тамашачыларын Кр.Баран авылының һәвәскәр артистлары үзләренең моңлы җырларына, төрле-төрле матур биюләренә, көлкеле сәхнәләштерелгән күренешләргә бай концертлары белән шатландырдылар.
Бахты авылы да керәшен авылы буларак, күптән көткән керәшен карендәшләрен бик җылы каршы алды, тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмеп, артистларыбызны тагын да дәртләндереп торды. Якты утлардан ялт-йолт килеп торган тамаша залы җырга-моңга мөкиббән киткән тамашачы белән тулган иде.
Концерт программасындагы шулкадәр эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек матур җырлар, төрле халык биюләренең барлык үзенчәлекләрен эченә алган музыкаль чыгышлар, шуның кадәр рольнең эченә үтеп кереп башкарылган көлкеле күренешләр дә бик зур осталык, үҗәтлек, тамашачыга булган ихтирам һәм күңел җылысы белән башкарылды.
Бахты авыл җирлеге башлыгы үзләрен ихтирам итеп килгән артистларга чын күңеленнән рәхмәт әйтте, аларның керәшеннәргә хас үҗәтлекләрен, осталыкларын һәм кунакчыл халык булуларын билгеләп үтте. Чистай шәһәре хакимияте вәкиле, аның сүзләренә кушылып, рәхмәт йөзеннән артистларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәктер, артистларыбыз үзебезнең элек-электән килгән керәшен йолалары белән үрелеп барган җыруларын, биюләрен дә онытмадылар, аларны үзләренә генә хас бер җылылык белән матур итеп башкардылар.
Бахты авылының иң олы апасы да артистларыбызның матур концертын бик игътибар белән карап утырган булса кирәк, һәр җыр-биюгә тасвирлама биреп, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Артистларыбызга килгәндә, утта янмас, суда батмас алар безнең... Алар профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаучы артистлардан бер дә ким түгел, дип әйтергә була алар турында. Безнең артистлар исемлегендә әлеге дә баягы шул алыштыргысыз кешеләр: Ирина Яковлева, апалы-сеңелле Римма Скворцова, Валентина Зайцева, авылыбызның тиктормас "почта" хезмәткәре Анна Кабанова, барлык концерт-кичәләрдә дә берсүзсез катнашып килүче Петр Кузнецов һәм Олег Гурьянов, Венера һәм Владимир Анисимовлар һәм башка мәдәният хезмәткәрләре.
Ә концертны башыннан азагына кадәр мәдәният йорты директоры Зоя Кузнецова кызык итеп алып барды. Шуның өстенә ул бай, матур эчтәлекле җырлар башкарып, тамашачыларны сөендерде.
Бу әле, һичшиксез, артистларыбызның соңгы концерты булмас, аларга чын күңелдән зур уңышлар теләп, тагын да матур-матур җырлар, дәртле биюләр һәм, әлбәттә инде, кызыктан-кызыклы көлкеле күренешләрен көтеп калабыз. Кыскасы, керәшен халкы, чыннан да, бик кунакчыл һәм бик ачык йөзле халык... Бахты авылы тамашачысы - шуңа бер дәлил.
Безне, Кр.Баран авылы керәшеннәрен, ачык йөзләре, тәмле сүзләре һәм сый-нигъмәтләре белән каршы алганнары өчен Бахты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә, туган җанлы, кунакчыл һәм игелекле кешеләренә чын йөрәктән рәхмәт әйтәбез һәм әлеге мәкаләбезне шигъри юллар белән тәмамлыйбыз.
Ачык йөзле, киң күңелле
Безнең туган-тумача.
Йортларына барып керсәң,
Күрерсең бер тамаша.
Җырлап сыйлар кунакларны
Хуҗалар аяк өсте.
Керәшен карендәшләрем
Татулык белән көчле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев