Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Балаларны парта астына качарга өйрәтмәс өчен, аларны атмаска өйрәтергә кирәк

Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига бөтен илне тетрәндерде. Бу бәлагә берәү дә битараф калмады.

Бөтен Россия буенча терроризмга каршы көрәштә ярдәм һәм теләктәшлек акцияләре узды.

Стихияле мемориалга шәмнәр, чәчәкләр һәм уенчыклар алып килгән алексеевскилылар да үз ярдәмнәрен белдерделәр. Мәктәп һәм колледж укучыларының тавышлары да биредә моңсу тынлыкка алмашынды.

Психологлар барлык ата-аналарга үз балалары-мәктәп укучылары белән сөйләшергә, аларга нәрсә булганын һәм бу хәлнең ни өчен килеп чыкканын аңлатырга киңәш итә. Балаларга мондый ситуацияләрнең сирәк булуын, ә система мондый күренешләрне булдырмау өчен эшләвен аңлатырга кирәк.

Балаларга мондый хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген искәртү дә артык булмас.

 

Качыгыз

Көтмәгәндә һөҗүм иткән очракта эшләргә кирәк булган иң беренче нәрсә - үзеңне һәм якын-тирәдәге кешеләрне мөмкин кадәр сакларга кирәк. Әгәр бу хәлдә тормышка куркыныч янаса, җиргә ятарга, башны куллар белән ябарга, мәсәлән, парта, урындык, стена почмагы артына качарга тырышырга кирәк. Бина буйлап йөгерергә кирәкми. Йөгерүче кешегә атуы җайлырак. Йөгерүче кешегә эләгүе авыр кебек тоела гына. Әйе, авырдыр, әмма һөҗүм итүчеләрнең беренче реакциясе — беренче йөгерүче кешегә ату.

 

Таләпләрне үтәгез һәм җинаятьченең күзенә карамагыз

Әгәр һөҗүмче нинди дә булса таләпләр куя икән, аларны үтәргә кирәк. Махсус хезмәтләр белгечләренең катгый рекомендациясе: агрессорның күзенә карамагыз, ул сезнең танышыгыз, дустыгыз, сыйныфташыгыз булса да.

 

Кычкырмагыз

Кычкыру - бу иң көчле ярсыткыч булу турында онытмагыз. Һөҗүмчеләрнең кычкыруга һәрвакыт реакциясе каты. Һәрвакыт хәрәкәт һәм тавыш булган якка аталар. Геройлык күрсәтмәгез сезнең төп бурыч - исән калу.

 

Теләсә нинди, хәтта шаяртып әйтелгән янауны да җитди кабул итегез

Әгәр сезнең сыйныфташыгыз гамәлләр, сүзләр белән, әйтик, «барысын да шартлатам», «барысын да үтерәм», «теракт ясыйм» дип яный икән, әгәр дә сүзләрен социаль челтәрләрдәге язмалар белән ныгытса, теләсә нинди янау сүзләре чынбарлыкка әверелергә мөмкин, теләсә нинди янауга потенциаль түгел, ә чынбарлыкка туры килергә мөмкин булуын аңларга кирәк. Зурларга (укытучыларга, ата-аналарга) үз фаразларыгыз турында әйтегез.

Хәзер 175нче гимназиядә укыган балалар күрше мәктәпкә дәресләргә йөри башлады. Алар һәм аларның ата-аналары белән психологлар эшли.

Без һәлак булган балалар һәм укытучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Төрле җәрәхәтләр алучыларга тизрәк терелүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X