Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Батырларыбыз төбәкне данлый

Олимпиаданың уникаль аналогы, гаять зур спорт мәктәбе, талантлы спортчыларны бергә җыю...

Боларның барысы да – Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары. Алар Кыргызстан Республикасының Иссык күл яр буйларыннан өченче тапкыр уздылар. Алексеевск көрәшчеләре, тренер Бари Сөләйманов тәрбияләнүчеләре Алексей Абрамов белән Илнар Закиров, бу вакыйгада үзләренең мәгънәле эзләрен калдырып, уеннарның призерлары булдылар.


Татарстан спортчыларына уңыш теләп торырга Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Алексей Абрамов белән Илнар Закиров шушы күләмле спорт бәйрәмендә ике тапкыр призер булдылар. Алексей Абрамов, “Алыш” һәм “Төрекмән көрәше”ндә бил алышып, көмеш һәм бронза медальләр алды. Илнар Закиров үзен кыргыз, төрек һәм үзбәк көрәшендә күрсәтеп, берьюлы ике медальгә ия булды.


Ярышларда барлыгы 74 илдән һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 2000 гә якын спортчы катнашты. Спортның 37 төрендә 594 медаль уйнатылды. Этномәйданчыкта шулай ук уеннар, бәйгеләр, көнкүреш, мәдәният элементлары, күчмә халыкларның гореф-гадәтләре һәм тормышлары күрсәтелде. Ярышлар үткәрелгән вакытта без спортчыларыбыз белән элемтәдә тордык. Алексей Абрамов тәэсирләре белән уртаклашты:


 – Бәйрәм халәте кабынып киткән спорт кызуын киметә алмады. Алышларның һәркайсы һәр спортчының үз стиле булу белән кызык булды. Ә спортчылар дөньяның төрле илләреннән килгәннәр иде. Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының сокландыргыч булуы шунда, бу вакыйга бик матур һәм чиста урыннарда – Иссык күлдә узды.

 

Ярышлар шулкадәр ерак җирдә үтүенә дә карамастан, без, спортчылар, якыннарыбызның ярдәмен тойдык. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Аерым рәхмәтемне тренерым Бари Равил улы Сөләймановка җиткерәм.


Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының ике тапкыр бронза призеры Илнар Закиров уеннардан алган тәэсирләре белән уртаклашты:
– Ни кызганыч, чемпион булып булмады. Ләкин уеннардан иң уңай тәэсирләр калды. Көрәшнең үзем өчен яңа, мин шөгыльләнә торган төрләренә нәрсәсе беләндер охшаш төрләре буенча бил алышу шактый кызык булды. Ярдәмнәре өчен туганнарыма һәм тренерыбыз Бари Сөләймановка рәхмәт. Мин туктап калмаячакмын һәм киләсе Россия чемпионатына әзерләнеп, күнегүләр ясауны дәвам иттерәчәкмен, – диде Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының ике тапкыр бронза призеры Илнар Закиров.
Спортчыларыбыз озак еллар дәвамында ирекле көрәш белән шөгыльләнәләр, ул көрәшнең сирәк очрый торган төре булып тора. Бу спортчыларыбызга бергә-бер сугышының башка төрле төрләрендә уңышларга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.


Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары тагын бер кат хәзерге дөньяның барлык кыенлыкларына һәм каршылыкларына да карамастан, галәм кешеләренең бердәмлеккә һәм иҗат итүгә омтылуларын күрсәтә. Без шуның белән горур.

 

Якташларыбыз әлеге күләмле чарада катнашып кына калмадылар, ә бәлки III Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары призерлары да булып, Татарстан Республикасы һәм Алексеевск районының намусын лаеклы якладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев