Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына. Бабам белән горурланам

Бөек Ватан сугышын без, яшь буын, әби-бабайларның сөйләүләре буенча гына беләбез. Сугышның бөтен авырлыгын, ачысын өлкән буын үз җилкәсендә күтәрә. Нинди авыр була ул сугыш еллары! Әмма халкыбыз түзә, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә ашкына.

Сугышның афәт җиле һәр гаиләгә кагыла. Бөек Җиңү миллионнарча корбаннар исәбенә яулана. Сугыш минем гаиләмне дә читләтеп үтми.


Бабам Гафаров Раиф 1926 елның 12 декабрендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк төзүче булырга хыяллана. Әмма җидееллык мәктәпне тәмамлаган җәйдә башланган сугыш аның хыялын челпәрәмә китерә. Әтисе Гафаров Әсәдулланы сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Безнең гаилә архивында әтиемнең 1941 елның 27 августында әтисенә сугышка язган хаты саклана. 7нче сыйныфны тәмамлаган бабам (гаиләдә өлкән бала) әтисеннән эшкә урнашыргамы, укуны дәвам иттерергәме? дип киңәш сорый, әтисенең тизрәк кайтуын өмет итә. Хатның икенче ягында бабамның әтисе газизләренә җавап хаты яза. Бабам шул елны май заводына эшкә урнаша. Ул шул вакытта булган бер вакыйганы еш искә ала, сөйләгәндә күзләре яшьләнә торган була. Бабам сөт җыеп Әбдегә илткәндә урман аша чыгарга кирәк. Көннәр көзгә авыша. Шулай урманнан барганда бер кеше ат башыннан чыгып тота. Бабайның өстенә кигән кожанын (бабамның әтисенеке була) салдырып карый, алмый. "Ашарга нәрсәң бар?" - дип сорый. Бабай булган ризыгын бирә. Шуннан һәркем үз юлы белән китә. 15 яшьлек малай шушы 5-10 минутта ниләр кичергәнен үзе генә белә. Шушы вакыйгадан соң 25 ел вакыт узгач, бабам үз гомерендә икенче йортын сала башлый (беренче йортын 17 яшьлек вакытта сугышка киткәнче төзеп калдыра, билгеле, сугышка кадәр бабамның әтисе өй кирәк-яракларын әзерләп калдырган була). Шул вакытта күрше Төркәш авылына такта ярдырырга менгәч, урманда очраткан кешене тавышыннан танып ала. Ул кеше бабайны үзләренә кунакка алып кайтып, олылап кунак итә.


Бабамны 1943 елда 18 яше тулуга фронтка алалар. Башта кыска сроклы водолазлар әзерләүче курсларда укый. Ул анда диңгез төбенә батырылган корабльләрне, буксирларны, су асты көймәләрен эзләп табарга, өскә күтәрергә, аларны миналардан чистартырга, гидротехник корылмалар төзергә өйрәнә. Укып бетерүгә, Кара диңгезгә батырылган "Червона Украина" крейсерын диңгез төбеннән күтәрүдә һәм аны сафка бастыруда катнаша. 1945 елның февраль ае көннәре водолаз бабам күңелендә тирән уелып кала. Бу чакта СССР, Англия һәм АКШның дәүләт җитәкчеләре Ялтада очрашалар. Кырым конференциясе барган көннәрдә ул хезмәт иткән водолазлар отряды Ялта шәһәре янында сугышчан вахтада тора. Германия белән төзелгән репарация буенча дошманның Адольф Гитлер исемен йөрткән электротурбоходы СССРга бирелә. Әмма ул Феодосиягә җиткәндә авариягә юлыга. "Победа" исеменә үзгәртелгән әлеге электротурбоходны диңгез төбеннән өскә чыгару водолаз Раиф Гафаров төркеменә йөкләнә. Бик тә мөһим һәм җаваплы задание була бу. Водолазлар диңгез төбенә кат-кат төшәргә мөҗбүр булалар. Әмма сугышчан бурыч намус белән үтәлә. Дошман турбоходы Кара диңгез флотилиясе карамагына тапшырыла. Бабам-тәҗрибәле водолаз башка илләрдә дә диңгез төбенә киткән сугышчан корабльләрне өскә чыгаруда ярдәм итә. 1952 елда Севастопольдә "Я - черноморец" дигән кинофильм төшерелә. Ул хезмәт иткән часть шушы фильмда күмәк күренешләрдә катнаша. Берничә ел элек бу кинофильмны 1нче каналдан күрсәттеләр. Без фильмны гаиләбез белән: "Бу яшь матросларның кайсы безнең кадерле бабабыз икән?" - дип, дәү әниебез истәлекләрен тыңлый-тыңлый бабабыз белән горурланып карадык. Раиф бабам туган ягына 1953 елда гына исән-имин әйләнеп кайта. Туган ягына кайткач, туган авылында хезмәт куя. Кыр эшләрендә, төзелешләрдә актив катнаша. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Яу кырында сугышкан батырларыбызның исәннәрен хөрмәт итик, кадерлик, үлгәннәрнең каберен белик, онытмыйк!


Зур хөрмәт белән оныгы Гүзәл.
Биләр урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев