Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр заманнар безнең әти-әниебезнең бала чагына туры килгән

Әниемнең балачак хәтирәләре.

Бәгырьләрен өзеп алар әтиләрен сугышка озатып калган. Һәм гомер буена көтеп яшәгәннәр.

Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, кадерле әтиебез – 1928 елгы Нургалиев Раил Нургали улы белән әниебез – Мәрьямбикә Касыйм кызы, үзләре дә тыл ветераннары. Туган авылларында бергә бик матур яшәп, намуслы хезмәт итеп, дүрт бала үстерделәр, дөрес тәрбия бирергә тырыштылар. Бала чаклары авыр булуга карамастан, шөкер итеп яшәделәр. Безгә бәхетле балачак бүләк иткән өчен Аллаһының рәхмәте яусын аларга! Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын иде.

Әниемнең дога китапларын барлап утырганда, саргайган дәфтәр битенә язылган хат килеп чыкты. Ул аны редакциягә юллаган булган. Тапшырылмаган хат инде бу. Әманәтен үтәп сезгә тапшырам.

Кызлары Равия МИННУЛЛИНА

«…»

Исәнмесез, хөрмәтле редакция!

Мин, Нургалеева-Шәрипова Мәрьямбикә Касыйм кызы, Алексеевск районы Әшнәк авылында туып үскәнмен. Шунда укып, тормыш корып, төрле эшләр башкардым. Беренче эшем 1946-1949 елларда фермада дуңгыз балалары карадым. 1950-1956 елларда атлар караучы булып эшләдем, матур-матур нәни тайлар үстерештем. Атларны бик тә яраттым. Ат – бик зур юлдаш, тормышта һәрчак зур ярдәмчем булды. Соңрак склад мөдире, тегермәнче булып та эшләдем. Туган авылымның табигатенә сокланып, кешеләре белән горурланып яшәдем. Әлһәмдүлилләһ, шунда картаеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да күрергә насыйп булды. Балачагым хәтирәләрен язып үтим әле.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башланып ачы кайгы ил өстенә килә. Безнең авылдан да бик күп абыйларны, әтиләрне чакырды ул ачы хәсрәтле еллар.

Безнең Әшнәк авылында 4 еллык мәктәп бар иде. Мин дүртенче сыйныфта укыган чагым әле дә күңелемдә кояшлы яңгыр төсле саклана. Ул вакытта бер класста 42 укучы бала. Барыбыз да бер елгы түгел идек. 1926-1930 елларда туган балалар. Без 30нчы елгылар 12 идек.

Безнең мәктәбебезгә ак күлмәк, кара костюм-чалбар кигән, кара күзле, кара кашлы, кара чәчле, ап-ак тыгыз тешле, чәчен матур итеп артка тарап куйган авыл Советы председателе Бәширов Зәки абый килеп керде. Без иртәнге зарядкага сыйныфтагы тәртип, чисталыклар турында сөйләшергә тезелгән идек. 4 сыйныфта барлыгы күпме бала булганбыз, хәтерләмим инде. 6 рәт булып мәктәп залы тулы иде.

Зәки абый “Кадерле укучылар!” – диеп башлап, авылдан сугышка китәсе кеше исемнәрен атады. Без нәрсә, куркып калгангамы, нәни тайлар кебек бер урында таптанып тыңлап тордык. Ул безнең беренче сыйныфтан башлап һәрберебезнең башыннан сөеп, аркабыздан кагып: “Без туган илебезне саклап дошманнарга каршы сугышырга китәбез. Әйләнеп кайтканчы сез дәү буласыз инде. Тырышып укыгыз, акыллы һәм үрнәк булып үсегез” – диде. “Бу кем кызы, бу кем малае?” – диеп, ике битебездән пәп итеп, башыбыздан сыйпады.

Шулай итеп авылдан безнең Зәки абый, Гайнуллин Кәлимулла абый, Шакиров Сабир, Мәгъсум абыйлар, Насыйбуллин Нургаен, Яруллин Вәлимардан, Шәмсетдинов Гайнетдин, Мортазин Зиннәт, Шәрипов Рәхмәтулла абыйларны, әтиләрне, хәтта апаларны да чакырдылар.

Апалардан Насыйбуллина Җәнүфә, Шакирова Сания, Сафина Җүвәйрә һәм тагын бик күп кеше сугышка китте. Ул еллар хәтердә бик тирән эзләр калдырды.

Үземнең әтием, Шәрипов Касыйм, ике энесе Мәхмүт һәм Рәхмәтулла шул китүдән кайтмадылар. Һаман көтәбез, юк шул, кайтмыйлар.

Әтием киткәндә, “Кызым, елама! Кышкы пәлтә алып кайтырмын” – диеп әйткән. Балачак бит, мин бик көттем әтием кайтканын...

Көтә кызың, тизрәк сугыш бетсен иде.

Кайчан сөенечен әйтерләр?

Яланаяк каршы йөгереп чыгар идем,

Әтиең кайта диеп әйтсәләр.

Без Зәки абыйның сүзеннән чыкмадык. Үзебезнең Әшнәктән китмәдек, намуслы хезмәт иттек. Бабайлар белән бергә үгезләр, сыерлар җигеп, көрәкләр белән җир казып, язын чәчтек, җәй көне игеннәрне чүп үләннәрдән аралап утадык. Печәннәр чабып җыйдык. Көз җиткәч, кул урагы белән урак урдык. Ат машинасы “Чәп” белән ашлык суга идек. Көне-төне эшләргә дә туры килде. Көндез урып бәйләгән арыш, солы, бодай, тары көлтәләрен төнге сменаларда, кулларга ике таяк тотып, икешәр кеше кибән янына ташый идек. Кечкенә булсак та, кибән куеша идек. “Алай куйма, болай куй” – диеп җиңел холыклы бабайлар көлтә белән очыртып төшергәләгән чаклар да булды.

Менә шундый балачак хәтирәләре...

Күпме тарих, күпме язмышлар... Сугыш чорында күргәннәрен алар менә шулай айларын да, көннәрен дә ялгышмыйча истә тотып, хәзерге буынга гыйбрәт һәм сабак өчен дип, якыннарына сөйләп, язып калдырырга булса да тырышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X