«Без бәхетнең нәрсә икәнен аңладык!»
Күптән түгел без Ленинград блокадасы корбаннарын һәм үз гомерләре бәрабәренә шәһәрне саклап калган, блокаданы өзгән сугышчыларыбызны искә алдык. Бүген без Галина Владимировна Хомякова турында сөйләячәкбез, аңа бу вакытта җиде яшь була, ул сугыш белән Нева шәһәрендә очраша.
Истәлекләре белән уртаклашырга бу ачык йөзле һәм игелекле ханым безгә редакциягә кызы Елена озатуында килде. Алар бер елга якын Лебединода яшиләр. Моңа кадәр аларның гаиләләре Казанда яшәгән, ә алар узган елның май аенда Алексеевск районына күчеп кайткан, чөнки инфаркт кичергәннән соң Галина Владимировнага чиста һәм саф һава кирәк.
Республика башлыгы, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга Галина Владимировнаны пенсиядә булуына карамастан 17 ел Идел буе районының Ленинград блокадасында калучыларның иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары һәм 5 ел шәһәр дәрәҗәсендә шундый ук вазыйфада булганга чакырдылар. Казанга ул 1954 елда күченә, анда 30 елга якын резин-техник эшләнмәләр заводында эшли, аннан участок башлыгы вазыйфасыннан пенсиягә чыга.
«Блокада миңа җиде яшь булганда 1941 елның 8 сентябрендә башланды. Ул вакытта барыбызга да нинди кайгы килгәнен аңламадым. Октябрь башында немецлар бодай складларын бомбага тотты һәм шәһәрдә ачлык башланды. Кешеләр янып торган складлардан җирне алып, аны иләк аша иләп, аннары кайнар суга салып шуны эчтеләр, чөнки анда шикәр күп иде. Әни урып - җыюдан соң калган кәбестә башлары өчен кырга бара иде, аннары ачлыктан үлмәс өчен тозлый иде. Блокаданың беренче көннәрендә әти үз теләге белән фронтка китә һәм ноябрьдә үлә. Ладога туңгач, аның буенча азык-төлек ташый башладылар һәм эвакуацияләнгәннәрне алып чыга башладылар. Җәй көне иде, июль ахырлары булгандыр, балаларны шәһәрдән чыгара башладылар. Әни безне дә каядыр озатты, ләкин август ахырында ул дусты белән килеп, безгә бергә яхшырак булачак дип, кире алып китте. 1942 елда өч яшьлек энем ачлыктан үлде, ачлыкны күтәрә алмады, без аны чана белән зиратка алып бардык... Ә мин күрәсең ныграк булганмын, блокаданың 900 көнен дә үтә алдым. Ул вакытта мин бу хәлне тулысынча аңламый идем. Әни белән ТКХда кизү торырга бара идем. Бервакыт исемдә әле, бомба кисәге минем янәшәмә төште: «кыйпылчык кыйпылчык инде, нәрсәсе бар», - дип уйладым мин ул вакытта. Бер көнне йортыбыз ишегалдында бомба шартлады, шартлау шулкадәр көчле иде ки, безнең дүрт катлы йортыбыз бер почмактан икенчесенә кадәр ярылды. Бәхеткә, анда арка бар иде һәм шартлаткыч дулкынны тотып калды, югыйсә йорт җимерелер иде һәм без барыбыз да аның астында һәлак булыр идек. Икенче тапкыр без туганнарыбызда идек һәм бомба шартлаудан бөтен савыт – саба ишелеп төште, мин моны ачык хәтерлим. Шәһәребезгә даими һөҗүм итәләр иде. Аркадан аркага, куркынычсыз урыннан куркынычсызга күчеп йөри идек. Бер көнне әни урамда авылдашын очраткан һәм аны өебезгә чакырган. Апа да, ул көнне күңеленең тыныч булмавын әйтте һәм ул да бездә кунды. Без 4 бүлмәле фатирда яшәдек һәм анда башкалар да яши иде. Иртән без барыбыз да таралыштык: мин мәктәпкә, ә апам үзенә. Бу хатын белән әни өйдә калды. Әлеге хатын балта алып килеп әнинең башына өч тапкыр суга. Ачлыктан шулай эшләгән күрәсең, бу хатын азык-төлек карточкаларыбызны алып кача. Бәхеткә каршы, төнгедән безнең күршебез кайткан була, әнинең кычкыруын ишетә, бүлмәгә керсә, кан эчендә яткан әнине күрә һәм шул хатын артыннан чыгып йөгерә. Ул аны куып җитә һәм ТКХга әнинең эшенә алып кереп булган хәл турында сөйли. Ә әнине эшендә яраталар һәм хөрмәт итәләр, шуңа да каракны кыйныйлар, ул шунда ук үлә. Ә әнием бер ай хастаханәдә ятты, аның башына операция ясыйлар.
Әни мине ашата иде. Ләкин ул ризыкны ничек тапкандыр, белмим. Бервакыт ул базардан җәймәләр алып кайтты, әмма кыздыра башлагач, аларның кәҗә «шарлары»ннан булуын белдек.
Без аларны ашый алмадык, ә менә күрше апабыз чарасызлыктан аларны бездән сорады, чөнки аның ашарына юк иде. Ләкин бер атнадан соң ул барыбер ачлыктан үлде. Һәркемдә дә диярлек дистрофия бар иде. Бөтен кешеләр дә сары су авыруы (водянка) белән авырды, чөнки ашказанында берәр нәрсә булсын өчен, бик күп кайнар су эчтеләр. Бик куркыныч вакытлар, бу тәмугка тиң иде. Фатирлар буйлап санитар дружиналар йөрде, алар үлгән кешеләрне алып киттеләр, ә мәетләр янында исән килеш тапкан балаларны балалар йортына билгеләделәр. Ул вакытта һәркемнең фатиры ачык иде. Энем, бабам һәм 18 яшьлек кыз туганыбыз блокаданы кичерә алмады, алар барысы да ачлыктан үлделәр. Әниемә мин бик рәхмәтлемен, ул мине үлемнән коткарып кала алды.
Блокаданың өзелүе һәм соңрак тулысынча төшерү турындагы хәбәрне без Җиңү кебек кабул иттек, бу куркыныч вакытны уздырып җибәрә алганга сөендек. Сугыш инде бездән шактый еракка киткәч, без бәхетнең нәрсә икәнен аңладык. Кибетләрдә ашарга ризык күп, кешеләр ачлыктан үлми, бомбалардан качарга кирәкми. Шул вакытта без барыбыз да илһамландык – бу ситсы вакыты иде.
Сугыштан соң әнием белән бер ел буе фин вокзалына барып йөрдек, солдатларны каршы алдык, әтиебезнең үлеме турындагы кәгазь инде 1941 елда килсә дә, әтине каршы алырга өметләндек”.
Аннары Галина Владимировна Ленинград резин сәнәгате техникумына укырга керә. Аны 1954 елда тәмамлап, распределение буенча Казанга җибәрелә. Анда ул кияүгә чыга, ире белән ике бала Елена һәм Александрны тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ветеранның 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Ә 14 февральдә аңа 89 яшь тула.
Война
Мне было семь, как грянула война
Но я еще тогда не понимала,
Какое горе охватило всех,
И что война такое - я не знала
Я помню ленинградцев с первых дней,
Когда на фронт отцов и братьев провожали,
Я помню зарево кровавое ночей,
И как о корке хлеба мы мечтали.
Я помню. Как холодною зимой
На кладбище везли мы с мамой брата.
А раньше, помню, на передовой
Убили моего отца-солдата.
Я не должна забыть о них,
Чья жизнь нелепо так прервалась.
За всех погибших в той войне
Чтоб песня скорби не кончалась.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев