Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Без – бәхетле укытучылар

Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрберебезнең тормышында үз укытучысы булган. Без барыбыз да кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар - зирәк остазларыбызның да хезмәте. Чын укытучы - ул белем бирүче генә түгел, ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы -...

- Мәктәп бусагасын иң беренче укытучы буларак атлап кергән көн кемнең генә исендә калмый икән. Әнә шундый мөгаллимнәр арасында Кр. Баран мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Фомина Наталья һәм Скворцова Галина да бар. Алар икесе дә бергә Кр.Баран мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керәләр. Урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлаганнан соң, киләчәкләрен мөгаллимлек һөнәре белән бәйләргә теләп, Арча педучилищесына юл тоталар. Бергә булгач, укуда булган авырлыклар да, тормыш авырлыгы да сизелми, чөнки бер-береңә терәк бар. Авылга бәйрәмнәргә һәм каникулларга гына кайталар. Ә инде педучилищеда укыганда барлык чараларда да, спорт ярышларында да, укуда да алдынгылар рәтендә булалар. Арчада укыган елларын хәзер дә сагынып искә алалар. "Укытуның төп нигезен без шунда алдык", - диләр.

Педучилищены яхшы гына тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтына (РТО бүлегенә) икесе дә читтән торып укырга керәләр. Шул ук вакытта Кр.Баран мәктәбендә укыта да башлыйлар. Яңа гына уку йортын тәмамлап кайткан яшь белгечләр укучылар белән төрле кичәләр дә үткәрәләр, җыр-биюгә дә, кул эшләренә дә өйрәтәләр. Ул вакытта балалар күп, һәрнәрсәгә теләп катнашалар.

Билгеле, мәктәп еллары сөенечләрдән, уңышлардан гына тормый. Катлаулы юл ул. Кыл өстендә калган чаклар да, борчулар да, мәшәкатьләр дә була. Үзләрендә шуларны җиңәрлек көч тапканнар алар.

"Укытучы һөнәрен сайлавыгызга үкенмисезме?" - дигән сорауга алар икесе дә: "Без укытучы һөнәрен сайлавыбыз белән горурланабыз. Һөнәр безнең күңелгә ял бирә, күбрәк белем дөньясының эченә керергә этәрә, укучыларны аңлап, аларның тормышы белән яшәргә, авыр чакларында терәк, шатлыкларын бергә бүлешергә өнди", - дип җавап бирәләр.

Укытучы кеше күп сыйфатларга ия булырга, күп нәрсәне эшли белергә тиеш, диләр. Хезмәттәшләребез аш-суга да, җыр-биюгә дә оста. Ә табигатьне ярату аларга кечкенәдән үк килгәндер. Гөмбә чыга башладымы, әллә каян вакытын табалар, алар инде урманда.

Бәхетле булу кешенең үзеннән тора. Бүгенге көндә алар үзләрен бәхетле саныйлар, чөнки үзләрен аңлаган, һәрвакыт терәк булырлык яраткан ирләре, балалары, яраткан эшләре, ярдәмчел хезмәттәшләре, хөрмәт иткән укучылары бар. Димәк, язмыш аларны читкә атмаган, ә бәлки, үз төбәгебездә укытучы буларак таныткан. Тормыш дәфтәренә «Укытучы» дип язып куйган. "Төннәр буе күз какмый дәрескә әзерләнсәк тә, дәфтәр тикшереп, план төзеп, презентацияләр ясасак та, кабатлап әйтәбез: һичшиксез, бер тамчы да үкенмибез, бу язмышны үзебез сайладык бит", - диләр.

Балачактан бирле алар бер сукмактан атлыйлар.

Гомер юлы аккан сулар шикелле ага да ага. Менә алар да бүген хатирәләргә бирелеп китәләр дә, уйлап куялар: "Апа" дигән беренче эндәшүләрне әле күптән түгел генә, 30 ел элек кенә ишетә башладык бит", - диләр.

Көз көне мәктәптә эшли башлауларына - 30 ел, ә инде шушы көннәрдә икесенә дә 50 яшь тулды. Түгәрәк юбилейлар бу! Алдагы хезмәт юлыгыз да, тормышыгыз да куанычлы булсын. Гаиләләрегезгә һәм үзегезгә татулык, тынычлык, муллык, сәламәтлек, шатлык-сөенечләр генә телибез сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев