Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бүген газетабыз битләрендә гаилә фотографиясенең бер гаҗәеп тарихы турында сөйләргә телибез

Онытылган фотография тарихы.

Туган як музеена 1947 елда төшерелгән фотография килеп иреште. Музей хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә туганнары табылыр дип өметләнеп, фотокарточка урнаштырдылар. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче якташыбыз шул ук көнне анда үз гаиләсен танып алды.

«Безнең музейга 1947 елда Мурзихада төшерелгән фото килеп иреште. Аның арткы ягында: «Тятенька (яки Татьянка), Мария (Маруся), Нюра, Шура, Зина, Галя һәм мин», дип язылган. Бәлки, кемдер бу фотода үзен яки якыннарын таныр. Сездән фотода сурәтләнгән кешеләр турында нинди дә булса мәгълүмат җыярга ярдәм итүегезне сорыйбыз», - диелгән фотографиядәге язуда.

Һәм җавап үзен озак көттермәде.

«Күз яшьләремне көчкә тыеп калам! Бу фотода минем туганнарым! Маруся - минем әнием, Тятенька - минем бабам - Дюдин Александр Романович, аның кулында минем апам Галя. Зина - туганнан туган апам. Шура, әнинең ир туганыдыр, мөгаен. Ә фотоның арткы ягына язучы – әтиемнең кыз туганы Галя. Бабабызны балалары һәм башка туганнарыбыз да, Дюдиннар, Тятенька дип атый иде. Туган як музеена фото өчен рәхмәт. Миндә андый фотография юк», - дип аңлатма бирде Наталья Жарковская.

Без Наталья белән элемтәгә кердек һәм 1965 елда аның гаиләсе Саратовка күчеп китүе, ә ул соңыннан кияүгә чыгып, Мәскәүгә күчүе ачыкланды.

«Минем кыз фамилиям Дюдина. Минем бабам Дюдин Александр Романович сугыш вакытыннан 56 яшькә кадәр Кустпром директоры булган, аннары аны паралич суккан. Әнием, Мария Ивановна нәфис әйберләр туку фабрикасында эшләгән. Туган ягымда туганнарым күп. Мин өч ел элек Алексеевскида булдым. Зеленая урамында, хәзер ул Боровиков исемен йөртә, әлегә кадәр 17нче номерлы кечкенә, зәңгәр әти-әни йорты сакланган. Балачакта ул миңа шундый зур тоела иде. Ә фотографиягә килгәндә, мин Туган як музееның социаль челтәрләрендә теркәлгән һәм анда аны күрдем. Бөтен кешене дә танымадым, әлбәттә. Әмма фотоның арткы ягында исемнәре язылганы бик яхшы - мин туганнарымның исемнәре буенча барысын да хәтерлим.

Барлык алексеевскилыларга да сәламемне тапшырам һәм сәламәтлек телим. Ирем хәзер ковид белән авырый. Шуңа күрә, бу иң мөһим теләк. Минем туганнарым, мәктәп дусларым һәм виртуаль танышларым да бик күп – барысына да зур сәләм»,- ди Наталья Жарковская.

Шундый тарихлар ярдәмендә үткәннең билгесез битләре көннән-көн азая баруына, аларны киләчәк буыннар өчен саклауга шатланырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X