Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бәхет өчен күп кирәкме?

Бәхет ул кешенең эчке кичерешләре. Кем өчендер кибеттән күлмәк алу бәхет, кем өчендер фатирына яңа обой ябыштыру бәхет. Минем уйлавымча, тәнең сәламәт, күңелең бар яктан тыныч булса, өстә санап киткән әйберләр бар да бәхет. Кайвакыт бистәбезгә концертлар килеп киткәч, редакциягә кереп, монысы болайрак булды дип концертның, артистларның гаебен эзлиләр. Минемчә,...

Бәхет ул кешенең эчке кичерешләре. Кем өчендер кибеттән күлмәк алу бәхет, кем өчендер фатирына яңа обой ябыштыру бәхет. Минем уйлавымча, тәнең сәламәт, күңелең бар яктан тыныч булса, өстә санап киткән әйберләр бар да бәхет. Кайвакыт бистәбезгә концертлар килеп киткәч, редакциягә кереп, монысы болайрак булды дип концертның, артистларның гаебен эзлиләр. Минемчә, синең дөньяң түгәрәк, әти-әниең сау-сәламәт, җәмәгатең, балаларың исән-сау, яныңда, туганнарыңнан сөенечле хәбәр генә килеп торса, әллә нинди күңелсез концерт та сиңа яхшы булып, тыныч күңел белән карап кайтасың, әгәр инде сине эчтән берәр борчуың тырнап торса, монда инде кем генә килеп җырлап китсә дә, күзеңә күренми. Мин шәхсән бәхетне, үзеңнең һәм якыннарыңның сау-сәламәт булып, Аллаһы Тәгалә күрсәткән юлдан канәгать булып баруда күрәм, калганы бар да була.

Нәргиз, сатучы: «Нәрсә соң ул безнең гомерләр? Бу сорауга беребез дә дөрес җавап бирә алмый, дип уйлыйм. Без «дөрес яшибез» диеп уйлыйбыз гына. Дөресен әйткәндә, ник бу ак дөнья яратылган, ник без дөньяга тудырылган-беребез дә белми. Шулай ук бәхет дигән сүзнең эчтәлегенә дә мин җавап тапмадым. Беләм, без бер-беребезгә бәхет телибез.Тик үтә бәхетле кешенең дә, бәхетсез көннәре күп була. Мәсәлән, әти-әнисе яисә башка якын кешесе вафат була, алар өчен янып-көя. Әгәр инде адәм гомер буе рәхәтләнеп яшәсә дә, ә картлыгы авыр, сызланып торса, ялгызлыкта булса, ул адәмне дә бәхетле, дип әйтеп булмый.
Шулай ук әгәр картлыгы да матур булып, балалары булмау сәбәпле, кабергә куючылары да булмаса, ул да бәхетсез адәм. Димәк, адәм баласы үзен бәхетле итеп сизә шул чакта, кайчан аны, вакыты җиткәч, үз балалары һәм оныклары бергәләшеп, бер сүздә булып, кабер йортына куялар һәм һәрвакыт аның исеменә Коръән сүрәләре укыйлар. Минем уйлавымча, шулай».
Энҗе, укытучы: «Мин Гомәр Хәйямнең акыллы сүзләреннән башлар идем. «Әгәр синең ябынып ятырга юрганың, бер кисәк ипиең булса, бәхет башы шул». Кайбер кешеләр бәхетне акчада күрә. Шундый мәкаль бар: «Кешене кеременә карап түгел, чыгымына карап байлыгын чамалап була». Мин шундый кешеләрне беләм, аларның ачып җибәргән эшләре дә, гаиләләре дә бар, үз-үзләрен ашап, без бәхетсез, дип әллә нинди психологик тренингларга йөриләр. Миңа калса, юкка-барга борчылмаска, эчке гармонияң белән килешеп эшли белергә кирәк. Мәсәлән, мин кәефем төшеп китсә, тиз генә зур эшләр башларга тотынам. Кеше физик эш башкарганда, аның организмы табигый витамин - эндорфин бүлеп чыгара, шул сиңа ләззәт китерә. Башка кызыклы уй-фикерләр килә, тормыш уңай якка үзгәрә. Бу бәхет түгелме?
Башкаларга ярдәм итүне дә - бәхеткә бер юл, дип саныйм. Үзеңнән көчсезрәкләргә синең ярдәмең тисә, бәхет түгелме? Мин кече яшьтән волонтерларга олы ихтирам белән карыйм. Янәшәдәгеләргә ярдәм ит... Бу бит Коръән Кәримнән алынган сүзләр. Бу юлдан тайпылмыйча туры бару үзе бер бәхет».
Билгеле инде, бер мәкаләдә генә бәхет төшенчәсенә төгәл бәя биреп булмыйдыр. Бу мәкалә-күбрәк фикерләребезне кычкырып уйлау кебек кенә, әлеге тема мәңге ачык кала. Һәркемнең үз бәхете булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев