Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

БИК ЯХШЫ КЕШЕ АРАБЫЗДАН КИТТЕ...

Биләр авылының берничә буын волейболчысының укытучысы һәм остазы, искиткеч тренер Елдашев Константин Петрович вафат булды. Аның белән уку һәм эшләү бәхетенә тиенгән бөтен кеше саф һәм бай күңелле, күтәренке хисле, тыйнак, менә дигән гаилә башлыгы, тәрбияле, намуслы һәм зыялы кеше өчен тирән кайгы кичерә.

Константин Петрович Дүшәнбедә туып үсә. Бала чактан ук футбол һәм йөзү белән шөгыльләнә, ләкин волейболны барысына караганда да күбрәк ярата. Мәктәптә укыган чагында - Таҗикстан башкаласының җыелма волейбол командасы өчен, ә аннары әлеге республиканың җыелма командасы өчен уйный. Ә мәктәп елларында иң зур ярышы 1974 елда "СССР укучылары спартакиадасы" була.

Константин мәктәпне тәмамлаганнан соң Криворожск авиация училищесына укырга керә. Анда да, волейбол белән шөгыльләнеп, аның "Спартак" командасы Кривой Рог һәм соңыннан Днепропетровск өлкәсе, ә 1977 елда Украина чемпионы була.

1978 елдан Константин Петрович Ерак Көнчыгышта, Хабаровскида эшли. Анда "Хабаровск" волейбол спорт клубына күнегүләргә йөри. Таҗикстанга кайтканнан соң, 1979 елда Мәскәүдә СССР халыклары спартакиадасында республика җыелма командасын яклап уйный.

Ә 1979 елда аэрофлот хезмәткәрләре арасында СССР җыелма командасы уенчысы була һәм Таҗикстан ССРның Калинин исемендәге физик культура институтында укый. Спорткомплекс директоры булып эшли. Ләкин озакламый тормышында авыр еллар - Таҗикстанда хәрби хәрәкәтләр башлана, һәм ул гаиләсе белән ата-бабаларының туган ягына - Биләр авылына күчеп кайта.

- Мин район җитәкчелегеннән зур ярдәм алдым. Мине бик әйбәт каршыладылар. Мин юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торуына Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтлемен. Миңа балалар, яшьләр белән эшләү, аларны кайчандыр үзем өйрәнгән нәрсәләргә өйрәтү бик ошый, - дип искә ала иде Константин Петрович.

Спорт мәктәбенең тренерлар составына ул килү белән районыбызның волейбол командалары зона дәрәҗәләреннән югарырак дәрәҗәләргә чыга һәм финал ярышларында катнаша башладылар. Мисалга, 2003 елда яшь волейболчылар командалары беренче тапкыр Казанда җиңү яуладылар.

Ә 2004 елның гыйнварында укучылар спартакиадасында, финалда ярчаллылылардан гына калышып, икенче урынны алды. Шулай шәһәрләр арасында, даими төстә призлы урыннар ала барып, 2008 елга кадәр уйнадылар. Бүгенге көнгә кадәр дә яшь волейболчылар һәр елны пьедесталда торалар. Алар арасында Россия Беренчелегендә җиңүчеләр дә бар. Бу - Константин Петровичның хезмәте.

Ул бәхетле тормышта яшәде, хатыны белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерде, оныкаларын да көтеп җиткерә алды. Тормышында төп мавыгуы спорт булды. Константин Петрович үзеннән соң укучылары һәм дәвамчыларының зур төркемен калдырды, күпләрдә волейболга чиксез бирелгәнлек тәрбияләде. Шушы якты кеше турында истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Биләр мәктәбе педагоглары һәм укучылары коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев