Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында “Бәрәнҗәр” фольклор коллективы катнашып кайтты

Быел "Түгәрәк уен" фестивале Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында оештырылды. Анда безнең районнан Кр. Баран авылының "Бәрәнҗәр" фольклор коллективы катнашып кайтты. Шул турыда безгә әлеге коллективның җитәкчесе Ирина ЯКОВЛЕВА сөйли. - Без Кр. Баран авылы "Бәрәнҗәр" фольклор коллективы әлеге фестивальдә үзебезнең керәшен халкының туй йоласын күрсәттек.

Чарадан алган хис- кичерешләребезне әйтеп бетерә торган түгел. Чараның географиясе бик киң: Россиянең 20 төбәгеннән фольклор коллективлар катнашты, шул исәптән: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Кырым, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Нижгар, Самара, Свердлау, Төмән, Оренбург, Омск, Пенза өлкәләре, шулай ук чит илләр: Литва, Польша, Казахстан һәм Кытай, Австралия, Төркиядән вәкилләр булды.

Барлыгы фестивальдә 800ләп кеше катнашты. Фестивальнең максаты - татарларның төрле этник төркемдәге фольклор коллективларын берләштерү, татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру иде.

Музей-тыюлык территориясендә берьюлы инструменталь, вокал, йола, бию, уен һәм башка мәйданчыклар оештырылган, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе һәм төрле остаханәләр эшләп торды.

Бергәләп танышу, каеш сугу, кияү мунчасы уеннарында катнаштык. Үзебездә генә җырлана торган керәшен җыруларын башкардык. Аннан соң бердәм барлык илләрдән дә килгән халык белән, бергәләп түгәрәк уенга бастык, ул искиткеч булды, Кремль эче шау-гөр килеп торды, без сәгать кичке тугызга кадәр күңел ачтык.

Кыскасы, коллективыбыз бик соң гына, фестивальдән лауреат дипломы белән бүләкләнеп, бик тә канәгать булып кайтып керде. Фестивальгә безне оештырып, туплап алып барган үзебезнең авыл җирлеге җитәкчесе Иванова Тамара Федоровнага зур рәхмәт әйтәсебез килә.

Хәзер үзегез беләсез, авыл хатын-кызының бик кызу эш чоры, печәне, бакчасы, банкалар ясап кышкыга әзерли торган чоры, Тамара Федоровна хатын-кызларыбызны: " Эшләргә генә димәгән, ял да итегез", дип, әзерләп юлга алып чыгып китте.

Шулай ук рәхмәтләремне үземнең "Бәрәнҗәр" фольклор коллективыма: Венера Анисимова, Владимир Анисимов, Олег Гурьянов, Валентина Зайцева, Наталья Фомина, Анна Кабанова, Надежда Баранова, Таня Васильева, Татьяна Иванова, Галина Гурьянова, Зоя Кузнецова, Ирина Яковлевага рәхмәт. Аларга исәнлек-саулык, һәрчак шулай шат күңелле булып халкыбыз гореф-гадәтләрен онытмыйча, саклап, гөрләп яшәргә язсын иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев