Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Булдыклы әбиләр...

Район үзәге пенсионер әбиләре якташларына үзләренең бакчаларында үстерелгән төрле-төрле яшелчәләр тәкъдим итә.

Алар “Дулкын” сәүдә йорты каршындагы саф һавадагы павильонда нәрсәләр генә сатмый: иртә яздан борын төртүгә яшел суганнан башлап, 20 килограммга кадәр җиткән кабак дисеңме, йон оекбаш, җылы бияләйләр кирәкме, аларда юк нәрсә бер дә юк, диярсең. Яз көне, мәсәлән, Маруся апа үзе ясаган орлыкларны сата, алар бернинди химикат белән дә эшкәртелмәгән, гибритлаштырылмаган, кем әйтмешли, әби-бабаларыннан килә торган орлыклар фондыннан. Аннары бераз соңрак алар кыяр, помидор, кәбестә, баклажан үсентеләре сата башлый, анда да нинди генә сорт юк, барысы да сыналган. Көзгә таба, һәркемнең нәрсә яратканын исәпкә алып, төрле төрдәге консвервланган банкалар алып чыгалар әбиләр, тозлы кәбестә, гөмбә, тәмле-тәмле кайнатмалар яныннан ничек узып китмәк кирәк?!   
 Нәкъ менә биредәге әбиләрдә генә натураль, экологик чиста яшелчәләр сатыла, аларныкы кебек тәмле помидорлар бер супермаркетта да юк. Бу әбиләр беркемнән бернәрсә көтеп ятмыйлар, алар өй яннарындагы кечкенә генә җир кишәрлеге белән мәш килә.  Бирегә дә пенсия акчалары җитмәгәнгә түгел, үзләреннән артып калганга алып киләләрне яшелчәләрне. Алар шулкадәр гадиләр, кайвакытта үзләренең продукцияләрен нинди бәядән сатарга да белмиләр.  
Кадерле апалар, исән-сау кышларны үткәреп, киләсе язларда да, киләсе сезонда да исән-имин “эшегезгә” чыгарга язсын.
 Әбиләр арасында иң өлкәне Вера Данилова,  барлык бирегә йөрүче әбиләр исеменнән әлеге уңайлы сәүдә павильонын төзеткән “Трио” җитәкчесе Рамил  Әхмәтҗановка рәхмәтләрен әйтә, аңа исәнлек- саулык, эшендә, гаиләсендә иминлек тели.
 Вера Данилова белән Елена Чиркова шулай ук форсаттан файдаланып Өлкәннәр көненә биргән бүләкләре өчен “Таттелеком” ААҖ оешмасына (алар шунда эшләп пенсиягә чыкканнар), бу оешма коллективына һәм җитәкчелегенә рәхмәт әйтәләр.  – Сезгә изге эшләрегез өчен зур рәхмәт, саулыкта яшәгез, эшләрегез гөрләп торсын,– ди алар.
Вера әби безгә үзенең тәмле тозлы кәбестә рецептын да әйтте әле. Тозлы кәбестәнең ниндие генә юк аңарда. Керән белән дә, алма белән дә, мүк җиләге белән, хәтта бал кушып тозланганы да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев