Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Бәйрәм белән Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары

Бәйрәм белән! Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары, сезне һөнәри бәйрәмегез –Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм!

Бу көн үзен игелекле эшкә – районның ярдәмгә мохтаҗ кешеләре белән эшләүгә багышлаган социаль учреждениенең 150 хезмәткәре өчен һөнәри бәйрәм булып тора.


 Социаль яклау – катлаулы, гаять зур рухи һәм физик көч таләп итә торган эш. Бу хезмәт түгел, ә хезмәт итү, моңа бурыч хисенә карап түгел, ә йөрәк кушуы буена киләләр.

 

Сез игелекле һәм җаваплы эш башкарасыз – инвалидлар, ветераннар, күп балалы гаиләләр, ярдәмгә иң күп мохтаҗ кешеләр өчен терәк булып торасыз.

Көн саен авыр хәлгә тарыганнарны яклыйсыз һәм аларга өмет-ышаныч бирәсез, кешеләргә кыенлыкларны җиңәргә һәм үз көченә ышану хисе тудырырга булышасыз. Һөнәрегез кешеләр арасында ышаныч, яхшылык һәм бер-береңне аңлау күперенә әйләнә бара.


 Чын күңелдән эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет һәм иминлек телим. Сез күрсәтә торган кайгыртучанлык һәм сез кешеләргә бүләк итә торган яхшылык өчен халыкның рәхмәте җилкәләрегездә ятучы гаять зур җаваплылык йөген җиңеләйтсен һәм бар яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!


Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев