Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетеньне халык чират торып ала

Иртәдән бирле дулаган коточкысыз буран сайлауга баручыларга һич тә комачау итә алмады.


(Казан, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен бюллетеньне халык чират торып ала. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок эшен вакытында башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында- 49, Үзәк районында - 67, Автозавод районында 57 сайлау участогы урнашкан. Иртәнге сәгатьләрдә тавыш бирергә күбрәк өлкән яшьтәгеләр, урта буын вәкилләре килә, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы".
"Яңа шәһәрнең 60 нчы мәктәбендә барысы 10 сайлау участогы эшли. Биредә Чаллының иң күп кеше яшәгән алты бистәсе халкы тавыш бирә. Ә менә ак каланың Пушкин пролицее бинасында урнашкан 2096 нчы сайлау участогында бюллетеньне халык чират торып ала. Сайлаучыларның кәефе күтәренке. Бинаның беренче катында буфет та эшли. Хокук тәртибен полиция хезмәткәрләре саклый", дип яза район газетасы.
Түрәләрдән иң беренче булып иртәнге сәгать сигездә үк Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин 22 нче мәктәптә урнашкан 2106 санлы сайлау участогына тормыш иптәше Лилия ханым белән килеп, тавыш биргән.
-Мин тотрыклылык, илебезнең иминлеге һәм көчле Ватаныбыз өчен тавыш бирдем, - дип белдергән Ринат Абдуллин.
Чаллыда Россия Президентын сайлаулар актив дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев