Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Еллар сындырмаган аларны

Моннан ике ел элек Кадыйр ага Бакировка - 90 яшь, Камилә апа белән бергә гомер кичерүләренә 60 ел тулганда, без алар турында бер тапкыр язган идек инде.

Менә шушы көннәрдә Актаныштан Лилия исемле кызлары барлык балалары, оныклары, оныкчыклары, кияү киленнәре Мәдинә-Әнәс, Марат, Рөстәм, Әлфия, Лилия-Марат, оныклары Айгөл, Алсу, Диләрә, Салават, Динар, Ләйсән, Дамир, Диана, Әминә, оныкчыклары Алия, Айсылу, Сәлим, Тимур исеменнән, аларны котлап, редакциягә хат юллаганнар. Аны бүген сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Түбәтәй кигән ак чәчле бабай тәрәзәгә карап уйланып утыра... Күпме вакыт үтеп киткәнен сизми дә калганмын... Озын гомер еллары бәхетле чакларны да, сагышлы-хәсрәтле мизгелләрне дә үзенә сыйдырган... Хатирәләр өзек- өзек булып күз алдына килеп баса...

Менә ул урманда әнисе белән кып-кызыл җиләк җыя... Менә әтисе белән печән чаба... Менә энеләренә һәм сеңелесенә гармунда бию көйләре уйный... Менә ятимлек кайнар күз яшьләре битләреннән агып төшәләр... Бөтен хатирәләрне җыеп алсаң, мөгаен, бер китап язып булыр иде...

Бакиров Кадыйр Коры Көрнәле авылында Галимҗан белән Гыйзелбанат гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе колхозда хезмәт куя, әнисе мөгаллимә булып эшли. Гаилә ишле була: энеләре Габделхак белән Мөнир, сеңелесе Кадрия туа.

Балалар тырыш, эшчән, акыллы булып үсәләр. Өй эчләре көй-моңга күмелгән була: кемдер җырлый, кемдер гармун уйный. Бу сәләтләрен гомер буена саклап баралар: әти төрле гармуннарда уйный, ул сиңа "Шахта" көеме, "Кара урманны" сузып җибәрүме...

Ләкин матур көйләнгән тормышлары зур кайгы, афәт белән өзелә. Бөек Ватан сугышы башлана... Әти елга техникумын ташлап, авылга кайта. Кинәт авырып киткән әниләре үлеп китә. Әти авылда колхозда эшләргә кала, зур гаиләнең олы ярдәмчесенә әйләнә. 1943 елда аны армия сафларына алалар, һәм ул япон сугышына керә. 1950 елда, медальләр тагып, авылга кайта.

Педагоглар династиясен дәвам иттереп, Чистай педучилищесын тәмамлый да, Казан пединститутында белем ала. 1956 елда чибәр Арча кызы Камилә белән гаилә корып җибәрәләр. Әти гомере буе бик гадел, җаваплы, тырыш кеше һәм җитәкче булды. Партия кая кушса, шунда барып эшләде. Кызылъяр, Сахаровка, Кыр Шунталысы, Левашево, Урта Тигәнәле мәктәпләрен җитәкләде.

Үзенең туган ягын, районны нык яратты. Читкә чакыручылар күп булса да, китәргә җыенмады. Хөкүмәт тә аның хезмәтен югары бәяләде: "СССРның халык мәгарифе отличнигы" билгесе, күп кенә Мактау грамоталары, бүләкләр белән бүләкләнде, "Алексеевск районының мактаулы гражданины" исемен йөртә. Әле хәзер дә район җитәкчеләре аның хәлен белеп торалар, ярдәм итәләр. Бик зур рәхмәт аларга!

Әти белән әниебез биш баланы тәрбияләп, аларга югары белем биреп, олы юлга аяк бастырдылар. Инде хәзер бөтенебез гаиләле, балалар, оныклар үстереп ятабыз. Олы кызлары Мәдинә Әнәс җизни белән Урта Тигәнәледә әти-әниләр янында яшиләр, әти- әниләрне карап тәрбияләп яталар. Марат, Рөстәм, Әлфия - Казанда, Лилия Актанышта.

Гаиләдән өч бала укытучылар династиясен дәвам иттерделәр. Оныклар да үсеп бетте: Айгөл белән Алсу юл - төзү тармагында, Салават - юрист, Диләрә табибә булып эшли, Динар энергетика университетында белем ала, Ләйсән Австралиядә укый, Дамир, Диана, Әминә - мәктәп балалары, дүрт оныкчыклары: Алия, Айсылу, Сәлим, Тимур үсеп килә.

Без, балала, әти- әниебез янына ешрак кайтырга тырышабыз. Безнең өчен әти һәрвакыт үрнәк, терәк, зур киңәшчебез, әниебез сердәшебез, өйнең нуры булды. Әти гел төпле, акыллы киңәшләр бирде. Аның белән бөтен нәрсә турында сөйләшеп була. Безнең әти-әни үтә дә кунакчыл, ачык кешеләр, кайчан карама, аларда гел кунак.

Күңелләре һаман эштә: үсентеләр үстерүме, өйләрне матурлаумы, тәмле гөбәдияләр пешерүме... 22 апрельдә әтигә 92 яшь тула, әни белән бергә яшәүләренә 62 ел булды. Аларны бу олы даталары белән котлап, ныклы исәнлек, озын гомер, тыныч матур тормыш теләп калабыз!

Яшәгез әле, әти- әни,бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшәсәгез сез якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Әти- әни парлы булса рәхәт,
Алар хакы җирдә көчлерәк.
Саклыйк, зинһар, авыр тормыштан ла,
Алар безгә җирдә бик кирәк!

Хат менә шундый шигырь юллары белән тәмамлана. Без дә аларны истәлекле көннәре белән котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, тигез, бәхетле гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев