Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Фронтовик истәлекләре

Г. С. Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск урта мәктәбендә 2000 елда 8 сыйныфта укыган Шакирова Ләйсән (җитәкчесе Р.М. Кутуева) фронтовик бабасы Шакиров Камил Миңгали улының сугышчан юлы турында истәлек язган. Укучыларга шуны тәкъдим итәбез.

Үләрмен дә, онытырлар

диеп,

Юкка гына, йөрәк, янасың.

Майна урманнары

сагыныр әле

Үзе үстергән авыл

баласын!

Бу юлларны алып

караганда

Мин күптәннән үлгән

булырмын.

Кем хисләргә күбрәк

бирелер икән:

Ике кызым, әллә улыммы?

Әйе, бу юлларны минем бабам - Шакиров Камил Миңгали улы үзе исән чагында безгә, оныкларына язып калдырган. Балаларым, оныкларым сагыныр микән дип уйлаган ул. Юкка борчылган бабам. Андый кешене онытырга мөмкинме соң? Бабабызны без балалары гына түгел, хәтта бөтен район халкы хөрмәт итә иде. Ул кешеләргә уңган, тәрбияле, намуслы һәм башка уңай сыйфатларга ия булганга ошый иде. Аның акыллы киңәшләре, миңа маяк булып хәзерге вакытка кадәр торалар. Тик кызганыч, зур әтием 1995 елның 5 апрелендә бакыйлыкка күчте инде.

Зур әтиемнең балачагы

30нчы еллар. Өстенә нәзек кенә материал калдыкларыннан теккән кием кигән кечкенә буйлы бала уку теләге белән мәктәпкә килгән. Мәктәп дигәне дә, уртада зур мич торган бер агач өй булган.

Кыңгырау тавышы дәрес башлануны белдергән. Классларда парталар булмаганлыктан, балаларга үзләре белән алып килгән такта кисәкләрен идәнгә куеп язарга яки коры идәнгә утырырга туры килгән. Салкын бинада утыру үзенекен эшләгән, билгеле, балалар шул исәптән дәү әтием дә, бик еш авырый торган булганнар. Туңудан үзе дә калтырап торган укытучы (ул елларда аларны авылдагы иң олы яки өч класс бетергән кешеләр укыткан), чарасызлыктан, дәресләр тәмамлангач, балаларны урманга утынга алып китә торган булган.

Урман авылдан бер чакрым чамасы ераклыкта урнашкан. Ярым ялангач балаларның карга баскан саен йөрәкләре әрнегән. Алар чабатаны алышынып кия торган булганнар. Кире кайтканда, иптәшләре чыбык-чабыклар белән бергә хәлсез иптәшләрен дә чанага яки тазга салып алып кайта торган булганнар.

Урманга мондый "сәяхәтләр" бик еш кабатланмаган, балалар күбрәк өйдә калырга тырышканнар. Күбесендә уку теләге булса да "башта мичне ягарга" дигән сүзләр аларның кәефләрен, мәктәпкә бару теләген очырган. Бу сөйләгәннәр - дәү әтиемнең авыр балачагыннан бер генә мизгел.

Суслонгер лагеренда

Дәү әтиемнең сугышчан юлы шул лагерьдан башлана. 1943 ел. 17-18 яшьлек егетләрне машиналарга төяп, каядыр алып киткәннәр. Машиналар кая юнәлә? Нигә? Анда күргәннәрне сөйләп бетереп булмый. Минем өчен шундый авыр көннәрнең берсендә занятиеләр башланыр алдыннан ишетәм: минем фамилиямне атап дневальный чакыра:

- Хәзер үк үзәк постка йөгер, әниең килгән,-диде ул. Үзем йөгерәм, үзем елыйм. Ничә минутта барып җиткәнемне хәтерләмим, бик каты - тиз йөгердем шикелле, чөнки каһәр төшкән Суслонгер лагерьларында без хәлсезләнгән, ачтан интеккән, салкыннан йөдәгән идек. Ничек әни куенына килеп кергәнемне хәтерләмим, аның бер үк вакытта йомшак та, кытыршы да тәмле исле кулларын тоям. Башыннан бер кат шәлен алып миңа биргәнен әле бүген дә хәтерлим. Әни килгән бит! Авылдашлар килгәннәр - алар өчәү. Авылдан Суслонгер лагерена җәяүләп, кечкенә чаналар тартып (якынча 320 км) безгә ашамлыклар, җылы оекбашлар, бияләйләр алып килгәннәр. Әни безгә сохарилар, бәрәңге һәм алабута катнаштырып әзерләнгән ашамлыкларны берәм-берәм өләшеп чыкты. Миңа әни белән бары бер сәгать торырга рөхсәт иттеләр. Тик ул бер сәгать минем тормышымда иң бәхетле мизгел булды. Бәхетле булмый, әнием янында бит мин, ул, кайда йоклыйсың, мендәрең йомшакмы, күрсәт әле, дип сорады. Күрсәтәсе юк, ике катлы агач нарлар, баш очына да, матрац урынына да каен чыбыгыннан үрелгән бер яту урынын күргәч, әни, улым, чыда, сугыш тиздән бетәр, дип мине тынычландырды. Биредә иң начары ашау ягы -ачлык, 42 градус салкында төзелешкә 7-8 км дан бүрәнәләр ташу: аякларда ботинка, обмотка (озынлыгы 320 см), ПТР күтәреп занятиеләргә йөрү. Әниләргә бер сәгать урынына ике сәгать торырга рөхсәт иттеләр, аннары, алар, өч солдатның әнисе, инде җиңеләйгән чаналарын тартып, лагерьдан Казанга таба юл тоттылар...

Якташларым турында сөйлим

Туган авылым Татар Майнасы авылы кешеләренең сугышчан батырлыгы турында да сөйлим әле.

Сугышка ала башлауның беренче көненнән үк, 1941 елның 23 июнендә безнең авылдан 1905-1918 елгылардан 36 кеше фронтка китте. Тиздән өйләренә әйләнеп кайтырга вәгъдә биреп киттеләр. Иң беренче булып һәлак булучы авылдашым Ибраһим Кәлимуллин иде. Сугыш елларында авылыбызга мондый кайгылы хәбәр бик еш килеп торды. Колхозның ат караучысы мәзәкче Һидиятулла Гафиятовны авылда белмәгән кеше бар идеме икән? Көрәштә, ат ярышларында аңа тиңнәр юк иде. Атларны бик оста өйрәтә иде. Берьялгызы бүре өерен куып тараткан кеше иде ул. Фронтта да шулай ук кыю була. Ул Смоленск янында танк белән бергә яна, тик дошманга бирешми. Авылдашым Габдулла Ибәтов Тихвин шәһәре читендә үз күзләре белән коточкыч хәл белән очраша. Тихвин шәһәре читендә агач ботагына эленгән яшь бала салынган кәрзинне Габдулланың беркайчан да онытасы юк: фашистлар анасының күз алдында җанлы мишеньга атып уйныйлар. Моны онытып буламы соң? Авылымның сугышка киткән 117 кешесеннән 52се генә кире өйләренә әйләнеп кайта.

Җиңү байрагы горур җилферди

Дәү әтием җиңү таңын Берлинда каршылаган. Җиңү байрагын Берлиннан Мәскәүгә озатуны да күрергә насыйп була аңа. 11-12 майда иң тетрәндергеч вакыйга - сугышның соңгы сәгатьләре, минутларында һәлак булган 20 мең совет сугышчысын күмүнең дә шаһиты булган ул.

Авылдашым, изге

бурычыңны

Ил алдында инде акладың.

Сугыш кырларында ятып калдың,

Авылыбызга кире

кайтмадың.

Сугышта барысы да тигез булган

Сугыштан соң да дәү әтиемә, башка фронтовикларга кебек үк, күп нәрсәләр уйларга, кичерергә туры килгән. Сугыш еллары да артта калган, заманалар да үзгәргән. Илдә байлар, ярлылар барлыкка каилгәндә, иленең азатлыгы өчен көрәшкән ветеран ничек тыныч йокласын да, йөрәге ничек әрнемәсен инде.

Кеше китә - җыры кала

Кеше китә - җыры кала, дигән канатлы сүзләрне күңелемдә бик еш кабатлыйм. Бу сүзләр минем бик кадерле кешем, горурлыгым булып йөрәгемдә яшәгән дәү әтием Шакиров Камил Миңгали улына да кагыла бит. Үзенең бөтен гомерен намуслы, үрнәк тормыш белән яшәгән дәү әтием сугышта чын солдат булса, тыныч тормышта илен, кешеләрне яратучы чын кеше булып кала белгән. Үзенең йомшак куллары белән минем чәчләремнән сыйпап, "бәхетле бул, кызым!" дип елмаючы дәү әтием бүген юк инде. "Сугышлар булмаса, бәхетле булырмын. Сез яулап алган тынычлык мәңгелек булсын иде, дәү әтием", - дип күңелемнән еш кабатлыйм мин бу сүзләрне. Якты кояш кебек яктыртып, күңелемне җылытып торган дәү әтием образы маяк булып торганда, мин тормыш юлыннан тайпылмам, бәхетле булырмын, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев